Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда ремонт төгәлләнде

​​​​​​​“Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагеренда соңгы вакытта һәр көнне җыештыру, буяу, яңарту буенча өмәләр уза.

 

Быел лагерьның ашханәсенә капиталь ремонт ясалды. Ул зәвык белән, бик заманча эшләнгән. Хәзер бу бинада ел әйләнәсе туклану оештырырга мөмкин – монда үзәктән җылыту үткәрелгән. Якын арада ашханәгә яңа җиһазлар да кайтарылачак. Әлегә биредә ремонттан соң хатын-кызлар юу-җыю эшләрен башкаралар.

Өмәдә район мәктәпләре, балалар иҗат йорты коллективлары эшли. Тиздән лагерьның балаларны кабул итәргә әзерлеген Роспотребнадзор һәм янгын хәвефсезлеге комиссияләре бәяләячәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев