Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан 24 укучы “Парклар маршы” бәйгесендә җиңгән

“Спас” тыюлыгы оештырып үткәргән “Парклар маршы”нда районыбыз мәктәпләре укучылары быел да актив катнаштылар.

Алар сыерчык оялары ясап урнаштырдылар, елга, күл буйларын чүп-чардан чистарттылар, тирә-як мохитне саклау буенча башка эшләр эшләделәр.

“Парклар маршы” кысаларында “Кызыл китап битләре” дип аталган рәсемнәр конкурсы да үткәрелде. Аның шарты буенча балалар рәсем ясап кына калмыйча, аңа кыскача аңлатма да язарга тиеш иделәр. Укучылар биремнәрне бик яхшы үтәделәр. Бәйгедә районның 9 мәктәбе катнашып, күп кенә укучыларыбыз конкурсның җиңүчеләре булды.  Беренче урынга Кристина Овчинникова (Борискино мәктәбе, I сыйныф), Динә Садыйкова (Түбән Әлки, Х сыйныф), Александра Шамышева (Базарлы Матак урта мәктәбе, VII а сыйныф) эшләре лаек булды. Икенче-өченче һәм призлы урыннар район мәктәпләренең 21 укучысына бирелде. Аларга биологик ресурслар буенча татарстан Дәүләт комитетының, Спас тыюлыгының Мактау кәгазьләре бирелде, эшләре Казанга, “Парклар маршы” конкурсына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев