Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Алия Мөхәммәткәримова –Татарстанның иң шәп әйдәманнары исемлегендә

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы Алия Мөхәммәткәримова “Бик яхшы әйдәман” дип аталган республика конкурсында катнашты.

Анда 42 районнан 51 әйдәман осталыкларын күрсәтте. Әйдәманнар отрядлар белән үткәрелә торган чараларның сценарийларын әзерләделәр, конкурс  сынауларын үткәндә тәҗрибә уртаклашып, үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Бәйгедә катнашкан 22 авыл мәктәбе арасында Әлки, Кукмара һәм Саба районнары вәкилләре җиңүче дип табылды. Җиңүчеләрне май аенда Казанда бүләкләячәкләр. Тантанада безнең Алия Мөхәммәткәримова да катнашачак. Яшь әйдәманны бәйгегә укытучысы  Алия Зәйдуллина әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев