Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан армиягә алынган Айнур Гыйбадуллинның әти-әнисенә аныд командирыннан Рәхмәт хаты килде

Аунур Гыйбадуллин Яңа Чаллы егете, әтисе Марат белән әнисе Рәмзиянең өченче баласы, төпчеге. Әмма иркә уллары түгел, киресенчә, бөтен эштә ярдәмчеләре булып үсте ул.

Бу гаилә меңәр баш каз үстерү белән шөгыльләнә. Әтиләре көне буе эштә булгач, кошларны карау, ашату еш кына малай җилкәсенә төшә иде. Шулай итеп, кечкенәдән эшкә өйрәнеп, хезмәт чыныгуы алган егет ул. Укуда да сынатмады, тырышты. Шуның өстенә спорт белән ныклап шөгыльләнде. – район, республика ярышларында җиңүләре белән якыннарын бер генә сөендермәде Айнур.

–Спорт белән дуслыгын институтта укыганда да өзмәде улыбыз. Куркачыдагы аэродромга йөреп, парашют белән сикерә-сикерә, спортның бу төрендә мастер исеме алды бит. Чөнки үзен биштан ук армиягә әзерләде, десантчы булам, дия иде. Чистайда укып, хәрби һөнәр дә үзләштерде – сугышчан машиналар йөртүче булды. Тырышканы юкка китмәде – Кораллы Көчләрнең һава десант гаскәрләренә чакырдылар үзен,–дип сөйләп торды егетнең әтисе. Марат абыйның улы белән горурлануы йөзенә чыккан: ата буларак биргән тәрбиясе бушка китмәгән бит.

Моның саллы дәлиле дә кулында: Айнур хезмәт иткән рота командиры гвардия капитаны Т.Биктимиров  Марат Галимулла улы һәм Рәмзия Газимҗан кызына улларын мактап озын итеп Рәхмәт хаты язып җибәргән. “Кыска гына вакытта Айнур үз эшенең югары класслы белгече булып өлгерде, сугышчан осталыгын камилләштерә бара. Махсус тактик өйрәнүләрдә катнашып, сугышчан сыйфатларын, һөнәри осталыгын, авырлыкларны җиңә белүен күп тапкыр раслады. Хәрби әзерлек нормативларын үтәүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, спорт белән актив шөгыльләнә, полк объектларын саклау буенча махсус бурычларны үти. Инициативалы, эчке хезмәтне бик яхшы үтәгәне өчен бүләкләре бар. Улыгыз үзен хезмәт сөючән, тырыш хәрби хезмәткәр итеп күрсәтте”,–диелгән әлеге хатта. Командир ата-анага рәхмәт әйтеп, иминлек теләгән.

Сентябрь аенда Оренбургта узган “Армия 2019” өйрәнүләрендә катнашкан Айнур, моның өчен аны Мактау кәгазе белән бүләкләгәннәр. Солдатка алынганчы институт бетерсә дә, диплом алырга өлгермәгән булган, әтисенә тапшырганнар. Анысы да  “С отличием” диелгән. Менә шундый егетебез хезмәт итә бүгенге көндә илебез армиясендә. Инде командиры контрактлы хезмәткә дә кыстый башлаган. Кем белә, бәлки Айнур Гыйбадуллинның солдат хезмәте бер ел белән генә чикләнмәс...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев