Әлки районыннан өч спортчы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә призлы урын яулады
Яңалыклар

Әлки районыннан өч спортчы билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә призлы урын яулады

.

1-3 мартта Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан беренчелегендә Базарлы Матактан Регина Нурутдинова беренче урын яулады һәм алтын медальгә ия булды.

1999-2001 елларда туган яшьләр арасында үткән әлеге турнирда район командасы уңышлы чыгыш ясады. Регинадан тыш, Руслан Нуретдинов (100 килограммнан артык авырлыктагылар арасында) – беренче урын, Рәсим Әхмәров (75 кг) – өченче урын алдылар. Алар өчесе дә билбау көрәше буенча Россия чемпионатында Татарстан командасы составында чыгыш ясаячак. Бу яшьләр тренерлар Рәмис Вафин һәм Илдар Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнәләр.


Нет комментариев