Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Делина Гыйзетдинованы Татарстан Дәүләт Советы Рәисе бүләкләде

Казан IT паркында бүген Татарстан яшьләренең коррупциягә каршы форумы булып үтте.

 

Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Яшьләр форумында җәмгыять иминлеге өчен гаять куркыныч булган ришвәтчелеккә бергәләп каршы тору юллары турында сөйләштеләр, Дәүләт Советы җитәкчесенә, төрле министрлыклар, ведомстволар вәкилләренә үзләрен борчыган сораулар бирделәр һәм җавап алдылар.

Форумның икенче өлешендә коррупциягә каршы чараларда актив катнашучы яшьләрне, укучыларны билгеләп үттеләр. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Делина Гыйзетдиновага, район башлыгының ришвәтчелек мәсьәләләре буенча яшь ярдәмчесе буларак, Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев