Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Гөлназ Галәүтдинова Мәскәүдә узачак “Абилимпикс”ка бара

Яңа Чаллыдан Гөлназ Галәүтдинова җиденче ел инде Лаештагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктә-интернатында укый.

 Начар күрсә дә, Гөлназ бик яхшы билгеләргә өлгерә, үзешчән сәнгатьтә катнаша, шигырьләр яза.

Әлерәк кенә кыз физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм инвалидлар арасында үткәрелгән “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча Россия чемпионатында “Социаль эш” номинациясендә җиңү яулады. Конкурс финалына әлеге юнәлеш буенча Россиянең төрле төбәкләрендә яшәгән дүрт кеше, шул исәптән безнең Гөлназ да чыкты.

Ул VII “Абилимпикс” чемпионатында “Мәктәп укучысы” категориясендә Татарстан данын яклап катнашачак. Һөнәри осталык ярышлары Мәскәүдә 16-18 ноябрь көннәрендә үткәрелә. Уңышлар телик аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев