Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан ике үсмер олимпия резервы училищесына кабул ителгән

Районыбыздан ике үсмер Чехов шәһәрендәге олимпия резервы училищесында укыячак.

Август башында илнең төрле төбәкләреннән яшь ватерполчыларны Мәскәү өлкәсенең Чехов шәһәрендәге олимпия резервы училищесына сайлап алу үткәрелгән. “Ләйсән” йөзү бассейнының су полосы буенча тренеры Александр Георгадзе анда “Актай” командасыннан өч ватерполчы малайны тәкъдим иткән. Аларның икесе училищега кабул ителгән. Шулай итеп, Базарлы Матак урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары Нияз Гайфуллин һәм Алмаз Миндубаев яңа уку елында олимпия резервы училищесында белем алачак. Укуда уңышлар, спортта җиңүләр аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев