Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан көзге чакырылыш буенча 40 лап егет китәчәк

Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылышка кагылышлы чаралар 1 октябрьдә башланды.

  Район башлыгы җитәкләгән чакырылыш комиссиясе армиягә алыну яшендәге 200 ләп егетне карады һәм бу көздә хәрби хезмәткә җибәрү өчен 40-50 кешене сайлап алды.
 

Чыгарылыш комиссиясе үзебездә генә түгел, Спас районында да бер атна эшләп, шул ук чараларны үткәргән. Комиссия секретаре Рамилә Шәмәрданова әйтүенчә, егетләр хәрби хезмәткә теләп, хәтта сорап-үтенеп бара икән хәзер.
–Махсус урта я югары белемле яшьләр баштан ук контракт төзүне хуп күрә. Болай эшләү алар өчен отышлы, хезмәт итү вакыты бераз озынайса да, алар моның өчен бераз акча алалар. Инде ике-өч егетебез армиягә китеп тә барды. Гомуми шартларда хезмәт итүчеләрнең беренче төркемен исә 22  октябрьдә озатып җибәрәчәкбез,–диде ул.
Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев белән дә сөйләштек. Ул болай диде:
–Әйе, көзге чакырылыш белән бәйле чаралар үз тәртибе белән бара. Һәрвакыттагыча, егетләрнең бер өлеше Оренбургтагы район шефлык иткән частьтә хезмәт итәчәк. Анда хәзерге вакытта утызга якын әлкиле хезмәт итә, бу чакырылышта 15 ләп егетне шунда озатачакбыз.
Виктор Павлович әйтүенчә, булачак солдатлар өчен бик тә файдалы, кызыклы яңалык бар икән быел. Армиягә кирәкле шофер һөнәренә Чистайдагы әзерлек үзәгендә укырга мөмкин булуын күпләр беләдер. Анда 4 ай укып, хәрби учет белгечлеге алучылар армиядә үзләрен күпкә ышанычлы тоялар, билгеле. Ә быел “В” категорияле таныклыкка ия яшьләргә Чистайда 2 ай гына укып, “С” категориясе алу мөмкинлеге тудырылган.
–Кызганычка каршы, агрокөллияттә һәм мәктәпләрнең автоклассларында укыган яшьләрнең бик азы гына нәтиҗәдә таныклык алуга ирешә. Әзерлекләре түбән дәрәҗәдә чөнки. Ә Чистайда укыту-өйрәтү бик әйбәт оештырылган. Башкача була да алмый, Россия Саклау министрлыгы укытучылар хезмәтенә соңгы нәтиҗәдән чыгып түли бит. Быел без күбрәк квотага ия, шуңа күрә укырга теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итсен иде,–ди хәрби комиссар. Армия хезмәтенә әзерләнүче егетләр генә түгел, аларның ата-аналары да аның киңәшкә колак салыр бәлки. Отышлы һәм төпле тәкъдим бит.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев