Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Максим Яковлевның чираттагы җиңүе

Базарлы Матак мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Максим Яковлев инглиз теле буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика этабы призеры булды.

  Ул мөмкин булган 110 баллдан 104 балл җыйды һәм Татарстанда инглиз телен иң яхшы белүче биш укучы арасына керде.

Максим балачактан чит телләр өйрәнү белән мавыга, инглиз теле буенча төрле олимпиадаларда, конкурсларда актив катнаша. Ул “Инглизчә өйрәнәм”, “Эрудит” республика олимпиадаларының даими җиңүчесе һәм призеры. Март аенда Максим укучыларның район командасы составында Байлар Сабасы бистәсендә икенче республика туган тел фестивалендә катнашты. Анда ул туган телләрне һәм чит телләрне өйрәнү буенча мастер- классларда уңышлы чыгыш ясады. Малайда инглиз теленә мәхәббәтне сыйныф җитәкчесе, остазы, укытучы Галия Сафина тәрбияләгән.

Сәләтле малай туган чуаш телен өйрәнү белән дә мавыга. Ул “Әкиятләр аша иминлеккә һәм килешүгә: халык әкиятләрен туган телебездә укыйбыз!” дигән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган бөтенроссия акциясендә катнашкан. Бәйгегә әкиятнең чуаш телендәге видеоязмасын юллап, дипломант булган.

Максим әле бик матур рәсем дә ясый. Сынлы сәнгатькә ул яшь рәссамнарның “Күңелле акварель” берләшмәсе дәресләрендә педагог Гөлфия Билаловада өйрәнә. Бу көннәрдә малай кешенең беренче тапкыр галәмгә очуына 60 ел тулуга багышланган “Космос әкияте-2021” район бәйгесендә беренче дәрәҗә дипломга ия булган. Максим анда “графика” техникасында Юрий Гагарин портретын ясаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев