Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Нигъмәтуллин Ильяс үлгәннән соң бүләкләнгән...

22 июнь – илебез тарихында иң фаҗигале даталарның берсе. 1941 елда бу көнне фашист Германиясе явызларча Советлар Союзына басып керә. Әлеге канкойгыч сугышның туплар тавышы тынганга инде 74 ел узса да, Ватаныбыз азатлыгы өчен саулыгын, гомерләрен корбан иткән фронт һәм тыл батырлары хатирәсе онытылмый. Каһарманнар истәлеге мәңгелек!

Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, “Хәрби Дан клубы” Ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов безгә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган якташыбыз турындагы документны юллады. Бу – өлкән сержант, орудие командиры Нигъмәтуллин Ильяс Хөсәен улын бүләкләү кәгазе.

Ильяс Нигъмәтуллин 1919 елда туган, Кызыл Армиягә ул Түбән Әлки авыл советыннан 1939 елда чакырылган булган. 1942 елның сентябрендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән, шул елны яраланган.

1943 елны якташыбыз Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Әмма ул аны ала алмый, каты сугышта һәлак була. Бүләкләү кәгазендә мондый сүзләр бар: “1943 елның 20 мартында Ватан өчен немец оккупантларына каршы сугышта Ильяс Нигъмәтуллин батырлык һәм кыюлык күрсәтте. Праники торак пункты өчен барган бәрелештә ачыклык урында  дошманның туктаусыз миномет һәм артиллерия уты астында ул туры наводка белән фашистларның өч пулемет ноктасын, ике дзотын һәм 30 га якын солдатын юк итте. Иптәш Нигъмәтуллин дошман пулясыннан батырларча һәлак булды. Ул Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүгә лаек”.

Бәлки районыбызда кыю якташыбыз Ильяс Нигъмәтуллинның туганнары яшидер. Редакциягә мөрәҗәгать итсеннәр, без аларга  Бүләкләү кәгазенең күчермәсен тапшырырбыз.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев