Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Регина Нуретдинова – Россиядә икенче

Билбау көрәше буенча Зәй шәһәрендә үткән Россия беренчелегендә Базарлы Матак кызы Регина Нуретдинова икенче урын яулады.

Регина быел Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлады. Ул күп еллар дәвамында билбау көрәше ярышларында чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирешеп килде. Регина Россиянең спорт мастеры исемен йөртә. Мәктәпне тәмамлагач, кыз Казандагы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга кергән.

Регина Нуретдинова Зәйдә Әлки районы исеменнән чыгыш ясады. Ул тәүге тапкыр олылар ярышында катнашты һәм 52 килограммга кадәр авырлыкта икенче урынны яулады. Регина билбау көрәше белән күп еллар инде тренер Илдар Әхмәров җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Зәйдәге әлеге бәйге  дөнья чемпионатына сайлап алу турниры буларак та үткән. Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты 25-28 октябрьдә Казанда узачак. Регина Нуретдинова Россия җыелма командасы составына резерв буларак кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев