Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Виктор Толстов “Татмедиа” бүләге – смартфон отты

“Татмедиа” газета-журналларына язылган өчен скутер, телевизор, электрочалгы белән бензопычкы, смартфоннар һәм башка техника” акциясендә катнашып, Югары Кәчи авылында яшәүче Виктор Толстов смартфон отты.

 

Кыйммәтле призлар 19 августта уйнатылды. 2021 елның икенче яртыеллыгына “Татмедиа”ның ким дигәндә ике басмасына (газета+журнал) язылган 301 әбүнәче (Татарстаннан, Башкортстаннан, Красноярск краеннан)

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятендә җиңү өчен көрәште. Ун әбүнәче үтүкләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш киптерү җайланмалары, электрочалгылар, бензопычкылар, смартфоннар оттылар. Саба районында яшәүче – телевизорга, ә Актаныш кызы скутерга ия булды.

Җиңүчеләр арасында безнең әбүнәчебез дә бар. Шунысы кызык, югарыкәчиле Виктор Толстов узган ел да “Татмедиа” акциясендә катнашкан һәм электр чәйнеге откан иде. Виктор Власович озак еллар колхозда тракторчы булып эшләгән. Алар хәзер җәмәгате Татьяна Анатольевна белән лаеклы ялда.

–Быелның икенче яртысына без “Әлки хәбәрләре”нә, “Казанские ведомости” газетасына һәм “Чаян” журналына язылдык. Ни булса шул булыр, дип, квитанция күчермәләрен Казанга юллаган идек. Һәм менә сөенечле хәбәр алдык – икенче ел рәттән кыйммәтле бүләк отабыз. Газеталарга приз өчен язылмыйбыз, билгеле. Әмма бүләк алу барыбер рәхәт. Без газета-журналлар укырга бик яратабыз. Почта килгәнне түземсезлек белән көтеп алабыз. Алга таба да матбугаттан аерылмыйча, ил-көн яңалыкларыннан хәбәрдар булып яшәргә язсын. Ә приз өчен зур рәхмәт!– диләр ирле-хатынлы Толстовлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев