Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан якташларыбыз Ватан өчен башларын салганнар

22 июнь – Хәтер һәм мәтам көне

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбызның язмышларын ачыклау эше дәвам итә. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, “Хәрби Дан клубы” Ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов редакциягә Бөек Ватан сугышында кайчан һәм кайда һәлак булулары ачыкланган әлкилеләрнең яңа исемлеген җибәрде (предоставил). Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 

АМОСОВ Иван Яковлевич, 1916 елда Әлки районы Кошки ав. туган, 1941 елның 15 августында Карелиядә һәлак булган.

 

БУЛЫЧЕВ Кузьма Николаевич, 1910 елда Әлки районы Яңа Салман ав. туган, 1942 елның 2 августында Ленинградта һәлак булган.

 

ГРАЧЕВ Иван Иванович, 1905 елда Әлки районы Рус Суксуы ав. туган, 1945 елның 20 апрелендә Германиянең Ниски шәһәрендә һәлак булган.

 

ГОБӘЙДУЛЛИН Сәмигулла Гобәйдулла улы, 1909 елда Әлки районы Салман ав. туган, 1941 елның октябрендә Орлов өлкәсендә һәлак булган.

 

ЕРМОЛАЕВ Сергей Павлович, 1901 елда Әлки районы Иске Тахтала ав. туган,  1941 елның декабрендә Тверь өлкәсендә һәлак булган.

 

ИГНАТЬЕВ Степан Игнатьевич, 1901 елда Әлки районы Чуаш Борнае ав.туган, 1941 елның 6 ноябрендә Карелиядә һәлак булган.

 

ИСМӘГЫЙЛЕВ Исхак Исмәгыйль улы, 1913 елда Әлки районы Югары Әлморза ав.туган, 1942 елның 8 февралендә Мәскәү өлкәсе Шахов районында яралардан вафат булган.

 

КЛЯНИН Иван Иванович, 1916 елда Әлки районы Апак ав. туган, 1943 елның 20 февралендә Курск өлкәсендә һәлак булган.

 

КУРМАШЕВ Сафиулла Зәкимулла (Хәким) улы, 1917 елда Әлки районы Татар Төгәлбәе ав.туган, 1942 елның мартында Брянск өлкәсендә вафат булган.

 

КУРОЧКИН Николай Александрович, 1900 елда Әлки районы Чуаш Шәпкәсе ав. туган, 1943 елның 9 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Одинцово районында авырып үлгән,

 

МАЛЕЕВ Василий Тимофеевич, 1916 елда Әлки районы Яңа Тахтала ав.туган, 1942 елның 23 гыйнварында Калуга өлкәсендә һәлак булган.

 

МӘРДИГАЛЛӘМОВ  Нургаяз  Мәрдигалләм улы, Әлки районы Яңа Рәҗәп ав. туган, 1943 елның  20 гыйнварында Волгоград өлкәсендә һәлак булган.

 

МИНГАЛИЕВ Нуриәхмәт Мингали улы, Әлки районы Төгәлбәй (Кошки) ав.туган, 1942 елның декабрендә һәлак булган.

 

РӘХИМҖАНОВ Хисам, 1904 елда Әлки районында туган, 1942 елның апрелендә Мәскәү өлкәсендә һәлак булган.

 

РОГОЖИН Николай Степанович, 1915 елда Әлки районы Апак ав. туган, 1943 елның 4 февралендә Орел өлкәсендә һәлак булган.

 

СӘЛАХОВ Фәлах, 1901 елда Югары Әлки ав.туган, 1942 елның 20 февралендә Орел өлкәсендә һәлак булган.

 

САФИН Нәбиулла Хәбибулла улы, 1925 елда Чуаш Кичүе ав. туган, 1945 елның 5 гыйнварында Эстониядә һәлак булган.

 

СИТДЫЙКОВ  Сөләйман Ситдыйк улы, 1911 елда Иске Салман ав.туган, 1944 елның июнендә Польшада һәлак булган.

 

ТУБАЛОВ Емельян Иванович, 1900 елда Әлки районы Түбән Колчурино ав.туган, 1942 елның мартында Калуга өлкәсендә һәлак булган.

 

ФЕОКТИСТОВ Егор Иванович, 1912 елда Әлки районы Яңа Тахтала ав. туган, 1941 елның декабрендә Тула өлкәсендә һәлак булган.

 

ХӘМИТОВ Искәндәр Абдулхәмит  улы, 1900 елда Әлки районы Карга ав.туган, 1942 елның 25 февралендә Калуга өлкәсендә һәлак булган.

 

ХАФИЗОВ Хаҗип Хафиз улы, 1910 елда Әлки районы Алпар ав.туган, 1942 елның 9 февралендә Тверь өлкәсендә һәлак булган.

 

ХӨСНУЛЛИН Касыйм  Хөснулла улы, 1913 елда Әлки районы Татар Суксуы ав.туган, 1942 елның 25 октябрендә Тверь өлкәсендә һәлак булган.

 

ЦУДОФЕЕВ Николай Александрович, 1919 елда Әлки районында туган, 1941 елның 28 октябрендә Чита шәһәрендә һәлак булган.

 

ЧВАНОВ Анатолий Кузьмич, 1900 елда әлки районы Базарлы Матак ав. туган, 1943 елның 1 ноябрендә Калуга өлкәсендә һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев