Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан Яруллиннар гаиләсе Чаллыда узган “Гаилә хәзинәләре” фестиваль-бәйгесендә җиңү яулап кайтты

Базарлы Матакта яшәүче Яруллиннар гаиләсе, “Гаилә хәзинәләре” Рәсәйкүләм фестиваль-бәйгесендә районыбыз данын яклап, “Музыкаль гаилә” номинациясендә җиңү яулап кайтты.

Татар гаиләләре арасында әлеге бәйге 6 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә узды. Анда Татарстан районнарыннан, шулай ук Россиянең кайбер төбәкләреннән иҗади гаиләләр катнашты. Бәйге шартлары буенча һәр катнашучы үзләренең гаилә тарихы (гореф-гадәтләр, йолалар, татар телен саклау) белән таныштырып, музыкаль номер һәм иҗади өстәл әзерләргә тиеш иде.

Яруллиннар гаиләсенең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Жюри да аларга югары бәя бирде. Аеруча бәйгенең иң кечкенә катнашучысы дүрт яшьлек Адель тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Яруллиннарның олы кызлары Айгизә Базарлы Матак урта мәктәбенең 5 сыйныфында, ә Айгөл 3 сыйныфында белем ала. Гаилә башлыгы Янар – район үзәк хастаханәсендә теш табибы, ә Гөлия район мәдәният йортында методист булып эшли.

Бу гаилә халкыбызның электән килгән гореф-гадәтләрен саклап яши. Сандыкта әбиләренең кул белән чиккән эскәтер-сөлгеләрен, күлмәк-камзулларын да ядкәр итеп кадерләп саклыйлар. Гөлия дә, ике кызы да кул эшләренә бик осталар – бәйлиләр, чигәләр, сәйләннән нинди генә матур әйберләр ясамыйлар. Җырга-моңга да гашыйк алар, балалар бакчасында, мәктәптә үткәрелгән бәйгеләрдә  гел катнашалар. Бу фестивальдә Яруллиннар истәлекле бүләкләргә, диплом, кубокка лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев