Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыннан яшь фермер Адель Хәмитов “Агростартап” конкурсында грант откан

Түбән Әлки авылыннан Адель Хәмитов “Агростартап” конкурсында грант отты.

Адель Хәмитов “Агростартап” программасы турында Казан дәүләт аграр университетында укыганда белеп алган. Шунда ул программаның мөмкинлекләре белән кызыксына башлый. Дәүләт шундый ярдәм күрсәткәндә үз эшемне ачып җибәрергәме әллә, дигән фикер туа егеттә. Аның бу теләге күңелендә ныгый бара, һәм университетны тәмамлагач дипломлы яшь белгеч туган районыбызга кайта. Ул әтисе Фәнис Хәмитов җитәкчелек иткән “Яшь көч” җәмгыятендә икътисадчы булып эшли башлый.

Авыл хуҗалыгы хезмәтендә берникадәр тәҗрибә туплагач, Адель  “Агростартап” конкурсында сөтчелек юнәлешендәге проект белән катнашырга дигән карарга килә.

– Конкурста катнашу өчен кирәк булган бөтен нәрсәм дә бар иде: Югары Әлки авылында ферма бинасы, саву җайланмалары. Билгеле, әтинең дә ярдәме зур булды,–ди егет.

Адель биш миллион сум күләмендә грант ота һәм үзенең фермер хуҗалыгын ачып җибәрә. Бу акчаларга ул голштин-фриз токымлы 45 тана сатып алырга ниятли. Дөньяда иң күп сөт бирүче (көненә 30 литрдан артык, ди Адель) токымнарның берсе булган әлеге малларны ул Удмуртиядән алып кайтырга җыена. Продукцияне эшмәкәр Шәйхетдиновларның кабул итү пунктына тапшырачак.

Яшь фермер сыерлар санын алга таба 100 башка җиткерергә, елына 220 тоннанга  кадәр сөт җитештерергә планлаштыра. Бүген ул терлек азыгы хәзерләү белән мәшгуль. Инде 500 төргәк печән һәм 550 тонна сенаж ташып куйганнар.

Адель күптән түгел гаилә корды. Кәләше Адилә Нурлат шәһәреннән. Яшьләр хәзер яңа йорт салалар.

– Мин авылны яратам,–дип уртаклашты безнең белән Адель Хәмитов. –Балачактан әти янында мәш килеп, аңа булышып үстем. Шуңа авыл хезмәте дә миңа таныш, якын. Бүген авылда да яшәү өчен барлык шартлар, мөмкинлекләр бар бит. Дәүләт яшь белгечләргә, үз эшен башларга җыенучыларга төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә. Егет-кызларга, яшь гаиләләргә теләгем шул: кайтыгыз районга, туган ягыбызда яшик, эшлик, аны бергә үстерик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев