Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Актай” ватерпол командасы Себерне “яулады”

Районыбызның “Актай” командасы уенчылары су полосы буенча Новосибирскида үткән Россия беренчелегендә дүрт уенның өчесендә җиңүгә ирештеләр һәм үзләрен иң көчле спортчылар итеп таныттылар.

 

 

Александр Георгадзе тренерлыгында шөгыльләнүче малайлар командасы, ил беренчелегендә Новосибирск, Красноярск, Пенза өлкәләре җыелма командаларын зур өстенлек белән җиңеп, турнирны оештыручыларны да, тамаша кылучыларны да хәйран калдырды. Новосибирск телевидениесе безнең ватерполчылар хакында “Чемпионатның фаворитлары – Татарстанның алты мең генә кеше яши торган кечкенә Базарлы Матак авылыннан” дип хәбәр итте. “Актай”ның уңышы турында ТНВның “Хәбәрләр” программасында да сөйләделәр. Хәзер малайлар командасы су полосы буенча Россия чемпионатының 11-16 февральдә Мәскәүдә үтәчәк соңгы турында чыгыш ясарга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев