Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Алия Шәфиева күркәм юбилеен билгеләп үтә

Ямьле, моңлы Актаныш ягының Татар Суыксуы авылында көзнең аллы-гөлле төсләргә кергән бер мизгелендә – 1963 нче елның 25 сентябрендә Инсаф белән Гөлдария гаиләсендә беренче бала булып дөньяга аваз сала Алия. Аның бала чагы һәм мәктәп еллары үзләренең мең хуҗалыклы Суыксу авылында үтә. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук укытучы булу теләге уяна аңарда. Бу хыялын тормышка ашыру өчен 8 нче сыйныфтан соң Минзәлә педучилищесына белем алырга чыгып китә. Училищены тәмамлагач, 1983 нче елда юллама белән Әлки районына килә, Яңа Чаллы авылында башлангыч сыйныфларны укыта башлый.

Шушы авылда үз тиңен таба Алия. Замир исемле күркәм егеткә кияүгә чыга. Зур өметләр, шатлык-куаныч­лар белән яшәп ятканда, кайгы җиле ишек кага. Алия Инсафовна ике бала­сы белән ялгыз кала. Аңа берсеннән- берсе кечкенә сабыйларын аякка бастыру өчен әти дә, әни дә булыр­га туры килә. Сынмый-сыгылмый, улына һәм кызына урта һәм югары белем бирә. Балалары тормышта үз юлларын табып, яраткан эшләрендә хезмәт куялар.

Искиткеч тырыш, таләпчән педа­гог Алия Шәфиева читтән торып юга­ры белем ала. Ул үзенең бөтен оста­лыгын, тәҗрибәсен эшкә җигеп, һәр укучының күңеленә юл табып белем бирә. Дәрес материаллары белән генә чикләнми, кызыксындыру чараларын гел төрләндереп тора.

Мәгариф өлкәсендәге яңалыкларны үзләштереп, заман­ча технологияләрне укыту-тәрбия процессында киң кулланып эшли Алия Инсафовна. Ул районда иң беренчеләрдән булып “Латин гра­фикасы нигезендә укырга, язарга өйрәтү” проектын, А.З.Рәхимов тех­нологиясен кулланышка керткән, башлангыч сыйныфларда мобиль класс белэн эшләү ысулын өйрәткән укытучы. Югары квалификацияле бу педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы аттеста­ция комиссиясе әгъзасы да.

Алия Шәфиеваның эш тәҗрибәсе – коллегаларына үрнәк. 2011 елда ул “Безнең яңа укытучы” грантына ия булды, 2013 елда “Ел укытучысы” рай­он конкурсында призер булып таныл­ды. Эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, хезмәтләрен педаго­гика җыентыкларында бастыр­ды. «Мәгариф» җурналында, «Ачык дәрес» республика газетасында мето­дик эшләре дөнья күрде.

Алия Инсафовнаның тырыш хезмәте укучыларының белем сый­фатында, елның елында республика олимпиадаларында, халыкара кон­курсларда призлы урыннар алула­рында чагылыш таба.

Төп хезмәте белән беррәттән, Алия Шәфиева җәмәгать эшләре дә алып бара. Ул күп еллар инде Базарлы Матакта участок сайлау комиссиясе рәисе вызыйфасын уңышлы башкара. Быел Татарстан Үзәк сайлау комисси­ясе аны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Коллегабызның 35 еллык педа­гогик хезмәте лаеклы бәяләнә. 2005 елда Алия Инсафовна «Казанның меңьеллыгы” медале белән бүләкләнде, 2006 елда аңа Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Укытудагы казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.

Хөрмәтле хезмәттәшебез бу көннәрдә күркәм юбилеен билгеләп үтте. Аны ихлас күңелдән тәбрикләп, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, хезмәтендә яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез.

Фәридә ЯРУЛЛИНА,

Нәби Дәүли исемендәге Базар­лы Матак гимназиясе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев