Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы бер участокта транспорт чаралары хәрәкәтенә үзгәреш кертелде

2018 елның октябрендә Базарлы Матак авылында Крайнов урамыннан (“Бристоль” кибете) Совет урамының 1 нче йортына кадәр (“Магнит” кибете) транспорт чаралары хәрәкәтенә үзгәреш кертелде.

Анда 3.1 “Керү тыела” дигән юл билгесе куелды. Әлеге юнәлештә барлык төр транспорт чараларына йөрү тыела.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин әйтүенчә, бу юл билгесе куелганнан бирле аны бозган өчен әлеге участокта 26 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган. Районның баш автоинспекторы транспорт йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгын искәртә. Кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев