Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылындагы “Ромашка” балалар бакчасы тирәсе әкияти матурлыкка чумган

  Җәй безне төрледән-төрле төс-бизәкләре белән сөендерә.

  Матурлыкны үз куллары белән тудыручылар да байтак. Уңган-тырыш хуҗалар бакчаларында аллы-гөлле чәчәкләр үстерәләр, кул астындагы материаллардан кошлар, җәнлекләр сыннары ясап куялар.

Район үзәгендәге “Ромашка” балалар бакчасы да җәйләрен әкияти матурлыкка чума. Бакча йортына аяк атлауга, юлның ике ягында күкрәп үсеп утыручы купшы петуния чәчәкләре каршы ала. Бакча бинасына кергәнче алар сине озата бара.

Балаларның саф һавада уен зоналары да бик матур итеп бизәлгән. Әнә кечкенә генә уенчык кое, инәләренә алмалар “эләктергән” сөйкемле керпе, кишер белән сыйланучы куян, зур кикрикле әтәч, буй-буй “күлмәкле” жираф, озын хортумлы фил…Кыскасы, ниләр генә юк монда. Аларның барысын да биредә эшләүче хезмәткәрләр үзләре ясаган: кемдер кискән, кайсыдыр кадаклаган, буяган, урнаштырган.

Шундый матурлык тудырып, бакча хезмәткәрләре балаларга чын-чынлап бәйрәм ясый. Хәер, нәниләр генә түгел, олылар да сөенә, күңел күтәренкелеге ала әлеге әкият дөньясында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев