Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак “мэры” билгеләнде

12 ноябрьдә узган Базарлы Матак авыл җирлеге советы утырышында җирлекнең башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде. Бу җаваплы вазыйфага депутатлар Фаяз Фәттахов кандидатурасын бертавыштан хупладылар. Утырышны Базарлы Матак авыл җирлеге башлыгы Александр Никошин алып барды.

Фаяз Фәттахов – моңа кадәр Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы директоры, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчесе булып эшләгән тәҗрибәле белгеч. Александр Никошин аңа алга таба башкарасы төп эшләрне дә атады.

- Базарлы Матакта федераль программа нигезендә алты урамга җәяүлеләр юллары салына. Бу эшләрне тизләтү – сезнең бурыч. Чөнки әлеге программа буенча финанслау мәсьәләсе соңрак хәл ителде. Тагын өч спорт мәйданчыгы ясау, чүп савытлары өчен мәйданчыклар булдыру, паркларны чиста тоту кебек бурычлар алда тора. Гомумән, кешеләрнең нормаль тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен даими башкарыласы эшләр бик күп. Иң мөһиме, халык белән аңлашып эшләргә кирәк, – диде район башлыгы.

Фаяз Фәттахов үзенә ышаныч белдергән өчен депутатларга рәхмәт әйтте. “Базарлы Матак башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын җиренә җиткереп башкару өчен бөтен көчемне куярмын, тәҗрибәмне кулланырмын”, – диде яңа билгеләнгән җитәкче.

Депутатлар утырышта җирлекнең 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлаштырылган чорына бюджетын беренче укылышта кабул иттеләр. Шулай ук үзара салым мәсьәләсе тикшерелде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев