Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак мәктәбе укучылары Татарстан Дәүләт Советында экскурсиядә булган

Базарлы Матак мәктәбе укучылары Татарстан Конституциясе көне алдыннан Казанда республика Дәүләт Советында экскурсиядә булып кайттылар.

ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева районда халыкны кабул иткәндә Базарлы Матак мәктәбе укучылары аңа Дәүләт Советы бинасына сәяхәт оештыруда ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Озак та үтми депутат мәктәпкә чакыру җибәргән. Экскурсия төркеменә яхшы укучы, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы, спорт белән һәм робот техникасы белән шөгыльләнүче 20 укучы кергән. Алар Татарстан Дәүләт Советы музеенда булганнар, сессияләр узучы залларны караганнар. Аннан соң Казан Кремленә сәяхәт кылганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев