Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының белем йортларын янгын күзәтчелеге инспекторлары тикшерде

Район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерүдә катнаштылар.

МЧС белгечләре райондагы 37 мәктәптә һәм 31 балалар бакчасында булып, аларда янгын хәвефсезлегенең торышын бәяләделәр.  Шулай ук ут-күз чыккан очракта кешеләрне эвакуацияләү күнекмәләре буенча тренировкалар оештырылды, хәвефсезлекне тәэмин итү җәһәтеннән мәктәп җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә киңәш-нәсихәтләр (консультации) бирелде.

Янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, районның мәгариф учреждениеләре беренчел ут сүндерү чаралары, автомат янгын сигнализациясе һәм ут-күз турында хәбәр бирү системасы белән тулысынча тәэмин ителгән. Белем йортларында шулай ук ут чыгу турындагы сигналны турыдан-туры  янгыннан саклау подразделениеләренә җибәрү җиһазлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев