Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының бердәнбер төзелеш оешмасында яшь эшчеләрнең кадере бар

Бу көннәрдә Казанда Ворлдскиллсс эшче һөнәрләр буенча ил чемпионатының финалы булып үтте. Ә августта башкалабызда шул исемдәге дөнья чемпионаты үткәреләчәк. Бу зур вакыйганың төп максаты – эшче һөнәрләренең яшьләр арасында престижын үстерү.

Районның бердәнбер төзелеш оешмасы “Строитель и К”да монда күп еллар хезмәт куйган тәҗрибәле осталар янәшәсендә яшьләр дә аз түгел. Чын ир-егетләр һөнәрен кайсы баштан ук сайлап, махсус белем алган, кайсы тора-бара төзүче хезмәтенең нәкъ менә аныкы икәнлегенә инанган.

–Яшьләребезне мактап кына торасы килә, булдыралар чөнки. Әйтик, Илсур Гәрәев, Ришат Закиров һәм Илназ Фәтхетдиновны гына алыйк. Егетләр оешма коллективында үз урыннарын таптылар, без аларга җаваплы объектлар төзүне ышанып тапшырабыз. Хәзерге көндә Чуаш Борнае клубын төзүдә эшлиләр алар. Бинаның стеналарын да өйделәр, түбәсен дә яптылар, идәнгә бетон җәю, сәхнә ясау кебек эшләрдә дә катнаштылар. Кыскасы, булдыклы егетләр,–диде “Строитель и К” җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, яшьләрегез бармы, дигән сорауга җавап биреп.

Егетләрнең үздәре белән танышу өчен клуб төзелешенә барырга туры килде. Курчак өедәй клуб бинасы бик матур, пөхтә итеп кирпечтән  өелгән, эчтәге эшләрнең дә инде шактые башкарылган. Хәзер тирә-ягына брусчаткадан сукмаклар салып, китерелгән кара туфракны таратасы бар. Төзүчеләр эшкә керешкәнче яшьләр белән сөйләшеп алдык. Тора-бара шунысы аңлашылды: өчесе дә тормышта үз урыннарын тапканнар, хәтта гаилә корып, йортлар төзеп (бу эштә аларга “Строитель и К” бик нык булышкан), икешәр балага ата булырга да өлгергән икән инде.

–Мин мәктәптә укыганда ук каникулда акча эшләп алырга дип бу әешмага килә идем. Игезәк туганым белән төзелеш көллиятенә киләчәкне яхшы күзаллап укырга кердек. Армиядән кайткач та, бирегә килдем, инде ун еллап эшлим. Районда мин төзешкән клуб, фельдшер пунктлары шактый. Зур объектлардан Татар Борнае мәктәбе төзелешендә катнаштым,–дип эшкә керешергә ашыга-ашыга үзе турында сөйләп бирде Илсур Гәрәев. Ришат белән Илназ исә салмак кына, ашыкмый гына сөйләштеләр. Ришат Закиров Тәтештә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, һөнәре – механик. Әмма төзелешне үз иткән ул.

–Эшкә өлкән иптәшләр өйрәтте. Үзем дә тырыштым. Хәзер инде тәҗрибәм бар дип уйлыйм, чөнки ун ел тирәсе шушы оешмада эшлим,–диде ул.

Ә Ташбилге егете Илназ Фәтхетдинов башта гуманитар һөнәр сайлап, институтта югары икътисадый белем алган. Күңеле сизепме, язмыш кушыпмы, шунда ук 54 нче училищеда укып, III разрядлы ташчы һөнәрен үзләштергән. Казанда 7 ел сатучы-менеджер булып эшләгәннән соң, әтисе киңәшен тотып районга кайткан. Училищеда алган һөнәренең шунда кирәге чыккан.

–Төзүче – минем профессия, өч еллап эшлим, шуңа инандым,–ди егет.

“Строитель и К” оешмасы райондагы  социаль объектларның  күпчелеген төзи. Дөрес, эш күләме  бу объект өчен җитәрлек түгел. Эшләрнең финанслануы да яхшырак булсын иде, ди оешма җитәкчесе. Әмма төзүчеләр, отышлымы ул юкмы, һәр эшкә биш куллап ябышалар һәм авыл халкын ел да яңа мәктәп я клуб, фельдшерлык пункты я торак йортлар белән сөендереп торалар. Әлки ягының һәр авылында диярлек бар бар бу коллектив төзегән, ремонтлаган биналар. Һәм бу күмәк  хезмәткә яшь төзүчеләр Илсур Гәрәев, Илназ Фәтхетдинов, Ришат Закиров та үз өлешләрен кертә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев