Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының өч укучысы “Созвездие-Йолдызлык”ның Болгарда узган зона турында призлы урыннар яуладылар

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең зона этабында өч укучыбыз призлы урыннар яулап кайтты.

Фестивальгә талантлы балаларны барлау мәктәпләрдә гыйнварда ук башланган иде. Аннан соң өч кустта – Юхмачы, Хузангай һәм Базарлы Матакта узган бәйгеләрдә жюри иң яхшы башкаручыларны сайлап алды. 13-14 мартта алар Болгар шәһәрендә фестивальнең зона турында чыгыш ясадылар. Балалар иҗат йортының оештыру-масса бүлеге мөдире, районда фестивальне оештыручы Гөлнара Мәрдиева әйтүенчә, яшь талантларыбыз сигез район вәкилләре катнашкан бу зур бәйгегә яхшы әзерлек белән барганнар, аерым башкаручыларның һәм төркемнәрнең  осталыгы арта һәм камилләшә баруы сизелеп торган. Әйтик, призлы урын ала алмасалар да, бию коллективлары быел күпкә яхшырак чыгыш ясаганнар.   

 

Базарлы Матак урта мәктәбенең өч укучысы исә “Вокал-соло” номинациясендә уңышка ирешкәннәр. Дарья Шувалова һәм Мәдинә Гаджиева икенче урын яулаганнар. Ә Рәсим Мәрдиев өченче урынга лаек дип табылган. Дарья белән Мәдинәнең остазлары – музыка мәктәбе укытучысы Алмаз Сафиуллин. Ә Рәсимне башкару серләренә җыр укытучысы Фирдания Хәбибуллина өйрәтә.

 

Казаннан килгән дәрәҗәле жюри Әлкинең яшь җырчылараның елдан-ел әйбәтрәк нәтиҗәләр күрсәтүләрен ассызыклаган, укытучы Алмаз Сафиуллинның бу юнәлештә зур һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтеп, аңа рәхмәт белдергән.

“Созвездие-Йолдызлык” 29 нчы республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында уза. Зона турлары җиңүчеләре 14-18 апрельдә Казанга фестивальнең суперфиналына чакырыла. Анда Дарья Шувалова, Мәдинә Гаджиева да  катнашачак. 

 

 

 

Дарья Шувалова

 

 

Расим Мардиев  

 

 

 

Мадина Гаджиева    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев