Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң өлкән кешесе Нургазиз Хисмәтовка 101 яшь тулды

Районыбызның иң өлкән кешесе – Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз ага Хисмәтовка бүген 101 яшь тулды.

Нургазиз ага Татар Төгәлбәе авылында тугыз балалы гаиләдә туып үсә. Тәтештә тракторчылар курсларында укып кайтып, авылда  корыч айгырны беренче иярләүче була.

Бөек Ватан сугышында ул разведчик булып хезмәт итә. 1943 елда каты яралана. Медицина комиссиясе егетне кабат фронтка китәргә яраксыз дип таба, 1947 елга кадәр ул Мәскәүдә хәрби заводны саклый.

Сугыштан соң Нургазиз ага гомер буе туган авылында тракторчы булып эшли. Тәртипле, тыйнак була, исерткеч эчемлекләр белән дус булмый, тәмәке тартмый. Җәмәгате Нурҗиһан апа белән озак еллар тигезлектә гомер итәләр. Әбекәй өч ел элек  92 яшендә вафат була. Озын гомерлелек Нургазиз абыйларның нәселеннән килә, аның бертуган абыйсы да 95 кә кадәр яшәгән.

Ветеранның исәнлеге шәптән түгел инде. Соңгы елларда ул өйдән чыкмый диярлек. Улы Рәшит белән кызы Нурания әтиләрен хөрмәтләп тәрбиялиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев