Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының иң уңышлы эшкуарларыннан берсе Дамир Шәйхетдинов: “Тормышта һәр нәрсәдән сабак алып яшәргә кирәк”

Абынган чаклар да булды. Аларыннан сабак алдым.

 Э Ш М Ә К Ә Р Л Е К К Ә СИКӘЛТӘСЕЗ ТУРЫ ЮЛДАН КИЛМӘДЕМ. Абынган чаклар да булды. Аларыннан сабак алдым. Бе­рара, МММ пирамидалары чорын­да, ваучер уены белән дә мавык­тым. Мәскәүгә барып кыйммәтле кәгазьләр сатып алып, аларны бир­жада артыграк бәягә җибәреп... Өйдән ике бура сатып алып киткән акчаны юкка чыгарып “янгач” кире кайттым.

ТОРМЫШТА ҺӘРЧАК СА­БАК АЛЫП ЯШӘРГӘ КИРӘК ИКӘН. Югалтсаң да, тапсаң да, бу сиңа киләчәктә уңай этәргеч бир­сен. Минем дә Мәскәүдә биржа­ларда кайнап, “янып”, акча санарга өйрәнүем файдага булды. Уңаймы, тискәреме – һәркайсы тормыш тәҗрибәсе. Алардан өйрәнә, алга таба дөрес итеп куллана белергә кирәк.

ЭШНЕҢ ОЯТЫ ЮК, ДИЛӘР БИТ. Институтны тәмамлаган ва­кыт, болганчык 90 нчы еллар. Бер танышыбыз мине Мәскәүдән то­вар алып кайтып Казан базарында сатарга эшкә алды. Ничек базарда басып торырга, оят бит. Иптәшкә дус малаемны да алдым. Бераз шомаргач, шушы ук эшне үземә мөстәкыйль башкара башладым.

 МОНДА ТУМАСАМ ДА, ТҮБӘН ӘЛКИНЕ ТУГАН АВЫ­ЛЫМ ДИП САНЫЙМ. Ә үзем Югары Колчуринода туганмын. Әтием Әсхәт анда управляющий булган. Әтине бит бер авылдан бер авылга җитәкче урыннарга күчереп йөрттеләр. Миңа өч яшь чакта Апак­ка килгәнбез. Анда 13 ел яшәдек. Аннан Түбән Әлкигә күчерделәр. Биредә инде нигез корып, төпләнеп калдык.

НАЧАР ГАДӘТЛӘР МИҢА ЯБЫШМАДЫ. Дус малайларга ия­реп тәмәке тартып карадым. Хәер, бер тапкыр да сигарет сатып алма­дым. Дуслар көйрәтә бирделәр, мин башка моның белән мавыкмадым.

АЛТЫДАГЫ – АЛТМЫШКА, ДИГӘН ХАЛЫК МӘКАЛЕ БИК ДӨРЕС. Бала гаиләдә алган тәрбия гомер буена бара. Абый белән без эшләп үстек. Абзар тулы терлекне карау, бакча эшләре безнең өстә иде. Әнигә савыт-саба, идән юу кебек эшләрдә дә булыша идек. Әти безне техниканы яратырга өйрәтте. Маши­наны дөрес итеп, җиренә җиткереп юуга кадәр канга сеңгән. Гомумән, пычрак машинаны җенем сөйми.

ТОРМЫШТА БЕРЕНЧЕ УКЫ­ТУЧЫМ АПАКТАН МИНСӘЕТ АБЫЙ СӘЛАХОВ БУЛДЫ. Ул безгә башлангыч сыйныфлар­да белем бирде. Мин аның үз- үзен тотышына, таләпчәнлегенә, пөхтәлегенә соклана, аңа охшарга тырыша идем. Гомумән, укырга- язарга өйрәтеп кенә калмаган, тор­мыш күнекмәләре дә биргән укы­тучыларыма бик рәхмәтлемен.

БЕЗНЕҢ ӨЙДӘ ГАЙБӘТКӘ УРЫН БУЛМАДЫ. Әти кеше сөйләгәнне яратмады. Без шундый тәрбия алып үстек.

ХАТЫНЫМ АВЫЛ КЫЗЫ БУ­ЛЫРГА ТИЕШ ДИП КҮҢЕЛЕМӘ СЕҢ ДЕРГӘНМЕН. Мин аралашу­чан, үткен егет идем, шәһәр кызла­ры белән дә тиз уртак тел таптым. Әмма йөрәгемне яулаганы авыл кызы булды – җәмәгатем Гөлнара Кама Тамагы районыннан.

БЕРЕНЧЕ БАЛА ТУУ ШАТ­ЛЫГЫ ИР-АТНЫ БӨТЕНЛӘЙ ҮЗГӘРТЕП ҖИБӘРӘ – тормыш­ка җитдирәк, җаваплырак карарга өйрәтә. Динарыбыз дөньяга килгән көн бүгенгедәй хәтеремдә. Хәзер аңа инде 22 яшь. Казан федераль университетын тәмамлый. Икенче сөнечебез булып кызыбыз Зәринә туды. Соңрак Диананы алып кайт­тык. Балалар – тормышның бизәге, яшәүнең мәгънәсе ул.

МИН СПОРТ БЕЛӘН ҺӘРЧАК ЯНӘШӘ АТЛАРГА ТЫРЫШАМ. Иртән бишенче яр­тыда уянам. Ярты сәгатемне заряд­кага багышлыйм. Аннан җыенып эшкә китәм. Элегрәк хоккей да уйный идем. Түбән Әлки малай­лары гомер-гомергә хоккей белән җенләнде. Шуңа мин авыл уртасы­на, иске бинаны сүттереп, хоккей мәйданчыгы төзеттем. Ул 1800 мең сумга төште. Шатланам – кыш буе шунда тимераякта шуалар, алка ку­алар. Яшьләр анда кар тотмый.

ЯЗ-ҖӘЙ КӨННӘРЕН ТҮЗЕМСЕЗЛЕК БЕЛӘН КӨТЕП АЛАМ. Күпләр “ул чорда эш күп бит” дияр. Ә мин шул кыска җәй айларында мөмкин кадәр күбрәк эш башкарып калырга тырышам. Кыш айлары исә планлаштыру, әзерлек чоры. Гарәп илендә бул­ганда төзелешнең бик салмак ба­руын, анда эшләүчеләрнең акрын кыймылдауларын аптырап карап торган идем. Аннан уйлыйм, аларда бит ел әйләнәсе җәй, кая ашыгырга, диләрдер. Ә бездә җәй сызгырып узып китә, өлгер генә.

Мин Рәсәй буйлап күп йөрим. ТАТАРСТАН КЕБЕК ТӨЗЕК, ПӨХТӘ ҖИРНЕ КҮРМӘССЕҢ. Билгеле, зур Россия уртасында без “Швейцария” була алмый­быз. Әмма Татарстан җитәкчелеге алып барган сәясәт, аның бөтен дөньядагы алдынгы эш алымна­рын, яңалыкларны берәмтекләп үзебезгә “җыеп йөрүе” сокланды­ра. Президент Рөстәм Миңнеханов спортны да үстерә, мәчетләрдә дә була, чиркәүләргә дә ярдәм итә, яшьләр белән дә еш аралаша. Зур- зур заводлар ача, авылларга да еш килеп чыга. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә.

АВЫЛДА ДА ХӘЗЕР ҺӨНӘРЛЕ, ОСТА КЕШЕНЕҢ ДӘРӘҖӘСЕ ЗУР. Тракторчы, шо­фер, токарь, электрик, эретеп ябыш­тыручы үз хезмәтен сыйфатлы, җиренә җиткереп башкара икән, ул бик кирәкле, хөрмәтле кеше. Безнең коллективта андый профессионал­лар бик күп. Ә предприятебездә ба­рысы 100 кеше эшли.

МИН ДИҢГЕЗ БУЕНДА ЯТЫП КЫНА ЯЛ ИТӘ БЕЛ­МИМ. Чит илләргә барсам, анда­гы халыкның ничек яшәвен, ничек эшләвен карап, өйрәнеп йөрергә яратам. Әйтик, йортларны ни рәвешле төзиләр, ишегалларын бо­лайрак матурлап ясыйлар, койма­ны ничек зәвык белән эшләгәннәр, чүп-чар өчен нинди күркәм урын булдырганнар, дип бәя биреп, кем әйтмешли, “мыекка чорнап” йөрим.

ХЫЯЛЛАНЫРГА ЯРАТАМ. Тик “болыт артындагы” түгел, чынга ашарлык хыяллар ул. Матурлыкка мөкиббән кеше мин. Көнкүрештә дә, хезмәт урынында да пөхтә, матур булса, күңелгә рәхәт. Кеше арасында гына түгел, эштә дә һәркемнең ки­лешле, чиста киенгән булуын оша­там.

БУЛДЫКЛЫ ГАИЛӘЛӘРНЕ ӨЙЛЕ ИТЕП КЕНӘ АВЫЛДА ТӨПЛӘНДЕРӘ АЛАБЫЗ. Ку­лыннан теләсә нинди эш килгән, хезмәт сөючән шундый яшьләрнең күбесе авылдан нәкъ менә яшәү урыны булмаганнан китә. Әйтик, яшь гаиләнең ике як әти-әнисе балаларына монда да йорт салып бирерләр иде. Әмма шулкадәр үк диярлек акчага калада фатир алып булгач, күбесе ул якны отышлы саный. Хаҗәт туып, сатарга туры килсә, шәһәрдәге белән авылдагы торакның сату бәясендә аерма бик зур, авылныкы күп югалта.

Республикада арендалы торак программасы эшли. Әмма бездә аннан эре предприятиеләр генә файдалана. Менә мин ике гаиләгә өй салып бирдем, үзебездә эшләүче тагын ике хезмәткәребез өчен йортлар сатып алдым. Фатирга мохтаҗлар бездә әле тагын бар. АРЕНДАЛЫ ТОРАК ПРОГРАМ­МАСЫННАН БЕЗНЕҢ КЕБЕК КОЛЛЕКТИВЛАР ДА ФАЙДА­ЛАНА АЛСЫН ИДЕ.

ҮЗЕМДӘ ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ МИН ХЕЗМӘТ ХАКЫН АРТТЫ­РА ДА АЛЫР ИДЕМ. Ул чакта предприятиебезнең үсеше өчен средстволар кими. Димәк, безне конкурентлар узып китәчәк. Үзебез алып барган юнәлештән бөтенләй төшеп калуыбыз да бар. Коллектив­та моны аңлыйлар бугай.

ПРЕДПРИЯТИЕБЕЗ ОЕ­ШУГА УН ЕЛ БУЛДЫ. Шул юбилейны коллектив белән сый­лы чәй өстәлләре янында матур гына үткәрдек. Гомумән, коллек­тив бербөтен булып эшләсен өчен хезмәттән тыш аралашулар да кирәк. Германиядә булганда то­вар җитештерүче бер предприятие ишегалдында кечкенә генә футбол мәйданчыгы күрдем. Җитди эштән аерылып, егетләр шунда туп тибеп ала. Шулай башларын ял иттерәләр бугай.

ЭШМӘКӘРЛЕКНЕ БЕЗ АБЫ­ЕМ АЛЬБЕРТ БЕЛӘН БЕРГӘ БАШЛАДЫК. Аннан икебез дә мөстәкыйль предприятиеләр бул­дырдык. Миңа калса, болай эшләп без дөрес карарга килгәнбез. Абый үз юнәлеше буенча матур гына үсеш алды, мин үземнекен сайладым. Без бертуганнарча киңәшләшеп, ярдәмләшеп, дустанә янәшә хезмәт итәбез.

АЛГА ПЛАННАР ТӨЗЕГӘНДӘ ҺӘРЧАК “ЮРГАНЫҢА КА­РАП АЯГЫҢНЫ СУЗ” ДИГӘН ГЫЙБАРӘНЕ ИСТӘ ТОТАМ. Те­гесен дә, монысын да тизрәк эшли­се, булдырасы килә. Әмма көчеңне, мөмкинлекләреңне чамаламыйча югары үрелеп бөтенләй “януың” да бар. Моңа мисаллар бик күп. Бер танышларыбыз 8 миллион сум кредит алып җитди эшкә тотынды­лар. Әмма эшләре барып чыкмады. Банклар алдында бик зур бурычлы калдылар. Мин һәр яңалыкка алын­ганда үз егетләремне чакырып, аларның да моңа мөнәсәбәтләрен, уй-фикерләрен тыңлыйм. Минем артта 100 кешелек коллектив. Мин алар өчен дә җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев