Әлки районының җиде авылы урамнарын су басарга мөмкин
Күпьеллык күзәтүләргә караганда, районның җиде авылы урамнарын су басарга мөмкин. Болар – Иске һәм Яңа Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза (Кече Чирмешән буйлары), Базарлы Матак һәм Карга (Актай ярлары).
Су ташу елның теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. Әмма язын ташкынны эрегән кар катлавы су белән баета, шуңа күрә ул зур бәла-каза китереп чыгарырга мөмкин. Торакны һәм социаль объектларны су басу, автомобиль юлларын изрәтү, күперләрне җимерү, коммуналь корылмалар ватылу, үсемлекләр юкка чыгу, хайваннарның үлеме – табигать казасы китереп чыгарырга мөмкин булган бәлаларның тулы булмаган исемлеге бу.
Өстә аталган авылларда җирле үзидарә кисәтү чаралары кабул итә. Кече Чирмешән ярларыннан чыкса, нәрсә эшләргә кирәклеген Иске Камка авылының Тегермән, Чирмешән, Түбән һәм Үзәк урамнарында яшәүчеләр яхшы белә. Берничә көн элек биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, 105 нче янгын-коткару часте начальнигы Александр Колос, иминиятләштерү фирмалары вәкилләре катнашында җыеннар үткәрелде.
Халык белән әңгәмә барышында су күтәрелгәндә нишләргә кирәген аңлаттылар. Кешеләрне вакытлыча күчерү җәһәте туса дип балалар бакчасында һәм мәктәпнең спорт залында 30 кешелек йоклау урыны әзерләнән, 34 кеше мондый очракта туганнарына барырга җыена. “Кызыл Шәрык” җәмгыяте отряды начальнигы Рифкать Низамов шәхси хуҗалыклардагы терлекләр өчен вакытлыча асрау урыны да, азык та бар дип ышандыра. Димәк, авылда яшәүчеләргә бу турыда кайгыртасы юк.
–Авылдашлар белән бөтенесе турында да сөйләштек инде. Моңа карамастан, җирлек советы башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова белән су керү куркынычы булган өйләрне йөреп чыктык, 64 кешегә инструктаж үткәрдек, куллар куйдырдык. Бер гаиләне су күтәрелсә хастаханәгә илтәчәкбез, чөнки сәламәтлекләре әйбәт түгел, алар даими карауга мохтаҗ,–дип хәбәр итте җирлек башлыгы Фәргать Әкбәров. Ул ике көймә әзерләп куюларын да әйтте. Көймәчеләр Әхәт һәм Рәфис Гатауллиннар, Радик Әхмәтов, Фердинат Камилов, Илсур Вәлиев үз эшләрен әйбәт беләләр, алар кешеләрне һәм йөкләрне “зур җиргә” күчерү белән беренче яз гына шөгыльләнмиләр инде.
–Хәзерге вакытта район язгы ташуга әзерлек режимында яши. Әмма, вәзгыять катлауланса, гадәттән тыш хәлләр режимына күчүебез дә мөмкин, -диде Александр Колос.
Язгы ташуга әзер булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев