Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар авылында “тикшерү өчен сатып алу” чарасы үткәргәндә бер хатын-кызның спиртлы эчемлекне законсыз сатуы ачыкланган

Иске Алпар авылында спиртлы эчемлекне законсыз сатучы хатын-кыз фаш ителгән.

Район полиция хезмәткәрләре “итәк астыннан” сәүдә итүчене “тикшерү өчен сатып алу” чарасы үткәргәндә ачыклаганнар. Закон бозучыга карата административ эш кузгалтылган, тикшерү бара.

Район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа чик кую юнәлешендә максатчан эш алып баралар. Ел башыннан бирле шул максатта 199 берәмлек автотранспорт, 39 сәүдә объекты тикшерелгән. Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәүче алкогольле продукцияне законсыз саткан өчен җинаять җаваплылыгы да каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев