Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында буа төзи башладылар

Иске Әнҗерә авылында буа төзүгә керештеләр.

  Ел саен язгы ташу чорында Парник елгасы ярларыннан чыга, моңарчы булган дамбаны җимерә һәм шәхси хуҗалыкларны су баса иде. Соңгы елларда шушы авылда туып үскән Азат Мәҗитов буаны “шефлыкка” алды. Көчле техника кулланып, һәр яз саен буаны ныгытып тордылар. Быел исә авылдашларын сөендереп, якташлары биредә заманча гидротехник корылма төзүгә рөхсәт алды.

–Мелиорация эшләре республика программасы буенча алып барыла. Бу төзелешкә 9 миллион сум акча салу каралган, быел аның 4 миллион сумы үзләштереләчәк. Объектны 2022 елда куллануга тапшыру каралган,– дип хәбәр итте “Мелиорация” Әлки ПМК” җәмгыяте генераль директоры Әнвәр Мәрдиев.

Хәзерге вакытта буаның ярларын тигезләү, төбен тирәнәйтү һәм ләмнән чистарту эшләре алып барыла, тимер-бетон торбалар салына. Мелиораторлар диаметры 1,2 метр булган дүрт торба салырга планлаштыралар. Шуннан соң Парник елгасы яңача сулыш алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев