Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Әнҗерә авылында елга аша күперне бергәләп төзеделәр, ФОТО

Иске Әнҗерә авылында Елга аръягы (Заречная) һәм Ерак (Дальняя) урамнарда Парниклы (Парниковая) елгасы аша яңа күпер салынды. 

 
Бу елга аша биш еллап элек күпер төзелгән иде. Ул вакытта аны агач бүрәнәгә такта түшәп кенә ясаганнар. Еллар үткәч, бүрәнәсе черегән, күпер җәяүлеләр өчен  йөрергә куркыныч хәлгә килгән иде.  Үткән авыл җыенында халык җирлек башлыгыннан шул күперне яңартуны сорады. “Кирәк булса, үзебез дә ярдәм итәрбез”, диделәр. 
Борискино авыл җирлеге башлыгы Галина Самарина якташлары, “Сетевая компания” генераль директоры урынбасары Азат Мәҗитовка күпер төзелеше өчен материаллар сатып алуда булышуын сорап мөрәҗәгать иткән. Азат Илгизович тиз арада ярдәм  күрсәткән. Авыл җирлеге җитәкчелеге “ПМК-Мелиорация” предприятиесе аша күпернең тимер нигезен (основание) ясаткан. Ә инде тактасын  ике көн өмә ясап әнҗерәлеләр үзләре түшәгән. Өмәдә 11 кеше – башлыча  Елга аръягы урамында яшәүчеләр катнашкан. Күпер төзүчеләрнең иң яшьләре Илсаф Гатауллин, Александр Архипов булса, иң олысы 85 яшьлек Зөфәр Хәйруллин булган.
Хәзер күпердән җәяүлеләр дә, җиңел автомобильләр дә  рәхәтләнеп йөреп тора. 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев