Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Салман авылы халкы да бәйрәм итте!

Күрештерә бәйрәм, берләштерә, Җылы хисләр тула күңелгә. Очрашуның татлы мизгелләре Онытылмаслык була гомергә.

Күптән түгел Иске Салманда шаулап-гөрләп узган  Авыл көненең онытылмас мизгелләре кулыма каләм алырга этәрде. 
Иске Салман, җырда җырланганча, гади генә бер авыл. Нәкъ шул гадилеге, искиткеч матур табигате: таулары, үзәннәре, елга-күлләре, урманнары, шифалы сулары, кара уңдырышлы туфрагы, татлы икмәге, киң күңелле, тату халкы белән йөрәкнең түрендә урын алган да инде. Ул, башка татар авыллары сыман, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен саклап, бер көйгә, тыйнак кына яшәп ята. Ерактан нур чәчеп, иман нуры таратып балкыган күркәм мәчетебездәге азан тавышлары, һәрчак кунакка дәшеп торган пөхтә урамнары, мәһабәт мәктәп, клуб биналары, парк, балыклы елга-буалары, зифа чыршылары үсеп утырган үзәнлеге, тал-тирәкләренә кунып сайраган кошлар тавышлары – һәммәсе авылыбызга булган хисләребезне яңартып, тирәнәйтеп тора.
Шулай итеп,  23 нче июльдә  газиз җиребез елга буендагы хәтфә үзәнлектә үзенең кыз-улларын, күрше-күләнне, дус-туганны һәм башка бик күп кунакларны каршы алды, Авыл көненә җыйды. Соңгы бер-ике ел бәйрәм үткәрелмәү сәбәпле, бераз күңелсез тоелган чыршыкайлар, моңсу гына тибрәлгән тал-тирәк, тирән уйга чумган елгабыз, башларын түбән игән калкулыклар – һәммәсе, бәйрәм рухын сизеп, иң ачык яшел күлмәкләрен киеп, иң матур чәчәкле бөркәнчек шәлләрен ябынып, яңгыравык, челтер җырларын сузгандай тоелды. Ул көнне күк йөзе зәңгәррәк, кояшы ягымлырак, искән талгын җиле назлырак, кошкайларның җырлары күңеллерәк сыман иде. 
Бәйрәмне оештыручыбыз, төп иганәче –  киң күңелле, олы йөрәкле, мәртәбәле авылдашыбыз Рәис Разак улы Хәйруллин. Бүгенге көндә читтә яшәвенә карамастан, ул – авылыбыз өчен җан атучы кеше. Рәис Разак улы җитәкчелегендә Авыл җирлеге идарәсе, мәдәният хезмәткәрләре, активистлар белән берлектә, бу чарага алдан зур әзерлек эшләре алып барылды. 
Бәйрәм үткәрү өчен махсус әзерләнгән үзәнлек авылдашларны, бүген читтә яшәгән һәм әлеге көнне түземсезлек белән көтеп, сагынышып кайткан ул-кызларны, дуслар, туганнар, сабакташларны очраштырды, киң колач белән каршы алды. Авыл көненә җыелган халыкның исә иге-чиге булмады.
Игътибар белән күзәтәм: кемнәрдер мәйдан тирәли тезелешеп утырган, кайсылары туганнары белән кочаклаша, бер ишләре дусларча кул кысыша. Бала-чага батутларда сикерә, уенчыклар белән мәш килә; татлы мамык, туңдырма ише ризыклардан авыз итә. Мине иң дулкынландырганы – тирә-як авылдан җыелышкан төрле яшьтәге сабакташлар очрашуы булгандыр, мөгаен. Аларның шатлыклары йөзләренә үк чыккан: яшь аралаш елмаялар, кочак-лашалар, сөйләшер сүзләре бетми.
Менә микрофонда халыкка мәйданга якын килергә, урын алырга чакырган өндәү ишетелә, шаулатып кул чабыла, димәк, бәйрәм башлана. Гадәттәгечә, мөселманнарга хас хөрмәт, ихтирам йөзеннән, тантананы башлауга рөхсәт алу өчен, авылыбыз мулласы Рәшит абый Мостафинга, аннары Лаеш районы, Столбище авылыннан кунак булып кайткан имам-хатыйб Илдар хәзрәткә сүз бирелә. Азан тавышы, яңгыраган мәгънәле сүрәләр нур өстенә нур, җаннарга рухи байлык өсти. Җыйналган халыкның кәефен тагын да күтәреп, сәхнәгә танылган кунаклар – артистлар Шамил Галиев, Филгать Зыятдинов чыга, Әминә Галимова һәм Гөлия Нургалиева татлы милли ризыклар: бавырсак һәм чәкчәк белән сыйлый. Бәйрәмне тумышы белән күрше Яңа Салман авылы кызы булган, югары дәрәҗәдә үткән концерт, бәйрәм программалары аша инде бик күпләр яратып өлгергән   Рушанья ханым Вәлиева һәм хөрмәтле авылдашыбыз, Татарстанның атказанган,        Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артисты Фәнис Кәлимуллин алып барды. Алар бик җентекләп, бөтен нечкәлекләрне исәпкә алып әзерләнгән. Авыл көнен күтәренке рухта алып бардылар. “Авыл көе” астында яшьләр, балалар, шарлар күтәреп, бәйрәм хөрмәтенә халыктан җыелган бүләкләрне күрсәтеп, мәйдан тирәли атладылар. Ул да түгел, баяннарда дәртле көйләрен сыздырып, виртуоз баянчылар Динар Бәдретдинов, Радик Газизов һәм янып торган милли киемнәрдән авыл үзешчәннәре Гөлназ Сөнкишева, Әлфинур Галиева, кунакларны сәламләп, мәйдан әйләнделәр. Нәкъ үз халкыбызга хас кунакчыл, ачык, якты тантана кызганнан-кыза барды. 
– Бәйрәм белән котлау өчен, авыл җирлеге башлыгы Айдар Хәлиуллинга сүз бирелде. Ул, авыл халкы һәм үз исеменнән, матур ял сәгатьләре оештырганы өчен, Рәис Хәйруллинга, бу эштә үзләреннән өлеш керткән авылдашларга рәхмәт сүзләрен әйтте. Дәвам итеп, Рәис Разак улы, якын-тирәдә истәлекле даталарын билгеләп үтүче авылдашларга котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләр тапшырды. Әлеге бүләк ияләрен, 50 ел бергә тату гомер итүче Рәисә һәм Рәшит Мостафиннарны, 60 ел бер булып типкән ике йөрәк – Халисә һәм Габделнасыйр Гатауллиннарны, Гөлназия һәм Вакыйф Мостафиннарны авылдашлар көчле алкышлар белән тәбрик итте. Шулай ук 85 яшьлек Сурия Зыятдинова, туган көннәрен билгеләп үтүчеләр: Дания Җәләлетдинова,  Нәзир Шаһимәрдәнов, Гөләмзә Шәрәфетдинова,  Алсу Шәфигуллина,  Фаил Хәйруллин да игътибарсыз калмадылар.
Авыл тормышына, аның үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән элеккеге совхоз рәисе Гаваз Габбас улы Харисов, күп еллар совхоз амбарында җитәкче булып эшләгән Камил Хафиз улы Хәйбуллин, Рәис Разак улы тапшырган бүләкләргә карап, озак еллар күңелләрендә әлеге мизгелләрнең хатирәләрен яңартырлар. 
Бер-бер артлы вакытсыз 3 баласын югалткан хөрмәтле ветеран укытучыбыз Зөлфия Газизова исеме, аның сабыр җаны, тыйнак холкы, киң күңеле, көчле рухы билгеләп үтелде. Сугыш ветераннары һәм, бик яшьли арабыздан китеп, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның исемнәре телгә алынды.
Бәйрәмгә кунак булып кайткан яраткан җырчыларыбыз Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, кадерле авылдашларыбыз Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Татарстанның халык, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резидә Төхвәтуллина бәйрәмнең бизәкләре булдылар.  Татар сәнгате дөньясының танылган әлеге йолдызлары үзләренең уңай хис-тойгылары белән уртаклаштылар, туган авылыбызда үтүче шундый матур бәйрәмдә катнашулары белән бәхетле булуларын яшермәделәр. 
Рушанья Вәлиева, Әминә Галимова, Альберт Галимуллин, Гөлия Нургалиевалар башкарган җырлар һәркемнең күңеленә үтеп керде.
Авылым талантлы шәхесләргә бай. Арада берничә төр һөнәрне берләштергән, җырның сүзләрен, көен язып, үзе бик моңлы итеп башкаручы, «ТМТВ», «Алтын барс» премияләренә ия булган популяр җырлар авторы Әлфирә Гайнуллинаның чыгышын да авылдашлар, кунаклар бик җылы кабул итте.
Авылым үзешчәннәре Әлфинур Галиева, Рамилә Мөхәммәтҗанова, Энҗе Нургалиева, Гүзәлия Нурмөхәммәтова, Гөлзадә апалар, артистлардан бер дә калышмыйча, җырладылар, биеделәр, үзләренең шигырьләрен сөйләделәр.
Мин дә, үз чиратымда, Рәис Разак улына олы рәхмәтләремне белдереп, Авыл көненә багышланган шигъри юлларымны укымыйча булдыра алмадым.
Җыр-биюләр, әлбәттә, уеннар белән үрелеп барды. Ранил Нургалиев милли көрәш батыры булып танылып, тәкә иясе булды. Казан шәһәреннән кунакка кайткан егет  –  Эдуард Галиев, бик җитез генә мәйдан тирәли йөгергән әтәчне тотты. Мондый бәйрәмнәргә хас башка төрле: капчык сугышы, бүләк өзү, арба этеш, чаңгыда узышу, аркан тартыш кебек уеннар, балалар белән беррәттән, өлкәннәр өчен дә бик кызыклы, күңелле булды.
Җыр, бию, уен-көлке, күңел ачу кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәм нинди югары нотада башланган булса, ахырынача шул югарылыгын җуймады.  Һәр кеше өенә күңел күтәренкелеге, рухи байлык, озакка җитәрлек уңай кәеф белән таралды. 
Инде язмамның ахырында хөрмәтле авылдашыбыз Рәис Хәйруллинга, тамаша кылган, безнең күңелләребезгә җан азыгы, көч-дәрт бүләк иткән артистларыбызга, кунакларга һәм бәйрәмне үткәрүгә үзләреннән өлеш керткән һәр кешегә, авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәсем, сәламәтлек белән яңа очрашулар насыйп булсын, дип телисем килә.

Гүзәлия Рәхмәтуллина, 
Яңа Салман мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев