Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә  чәчү төгәлләнде

​​​​​​​“Хузангай” җәмгыяте хезмәтчәннәре районда беренчеләрдән булып сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр.

 

 

Барысы 9290 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар чәчелде. Шуның 3700 гектарын арпа, 1670 гектарын көнбагыш, 1330 гектарын солы, 550 гектарын силос өчен кукуруз, 320 гектарын карабодай культуралары алып тора. Моннан тыш җәмгыятьнең 2910 гектарда уҗым культуралары бар иде. Аларга иртә яздан “Туман” агрегатлары ярдәмендә  гектарына 120 килограмм исәбеннән минераль ашламалар кертелде.

“Хузангай”да чәчүдә К-744 тракторлары белән Вячеслав Илюхин (1720 гектар) һәм Илгиз Гыйниятов (1650 гектар) зур өлгерлек күрсәтеп эшләделәр. Дым каплауда Илнур Шиһапов (1465 гектар), Юрий Козырев (1305 гектар), Рәис Насыйбуллинның (574 гектар) тырышлыгы аеруча зур булды. Чәчү өчен җирләр эшкәртүдә К-701 тракторлары белән  Әмир Нуретдиновка (380 гектар) һәм Фәнзил Мөхәммәтҗановка (370 гектар) тиңнәр булмады.

Хәзер “Хузангай” механизаторлары чәчелгән мәйданнарны корткычлардан, чүп үләннәрдән  саклау буенча химик эшкәртүгә керештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев