Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының киләсе елга бюджеты беренче укылышта кабул ителде

Бүген, 18 ноябрьдә, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының өченче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Президентының Территорияләр белән эшләү буенча идарәсе баш киңәшчесе Фәрит Нугаев катнашты.

2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты  проектын тикшерү көн тәртибендә беренче мәсьәлә итеп куелган иде. Аның буенча район финанс-бюджет палатасы  рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.

Бюджет проекты район советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча даими комиссиясе утырышында да каралган. Комиссия рәисе Илфат Сәмигуллин бу хакта мәгълүмат белән чыкты.

Депутатлар, киләсе елга һәм 2022-2023 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын карап, аны беренче укылышта расладылар. Шулай ук бюджет проектын халык тыңлавына чыгарырга дигән карар кабул ителде.

Аннан соң район сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатура тәкъдим итү турындагы мәсьәлә каралды. Муниципаль район советы аппараты  җитәкчесе Виталий Ярославлев сүз алып, сайлау комиссиясе составына Вайыс Даутовны тәкъдим итте. Район инвалидлар җәмгыяте рәисе Вайыс Даутов югары юридик белемле, участок сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗрибәсе дә зур. Депутатлар әлеге кандидатураны хупладылар. Аларның карары Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә юлланачак.

Район советы утырышында төрле оештыру мәсьәләләре дә каралды.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев