Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының күренекле шәхесе, ветеран укытучы Мария Ивановна Скворцова 96 нчы яшендә вафат булды

​​​​​​​Районыбыз җәмәгатьчелеге югалту кичерде.

  4 июльдә Әлки төбәгенең күренекле шәхесе, тыл хезмәтчәне, ветеран укытучы Мария Ивановна Скворцова 96 нчы яшендә вафат булды.

Мария Скворцова 1922 елның декабрендә Базарлы Матак авылында дөньяга килә. 1941 елның җәендә ул урта мәктәпне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында дәүләт тәэминаты бүлеге инспектор-бухгалтеры итеп билгеләнә, хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә ярдәм күрсәтү эшен алып бара. Аннан Базарлы Матак урта мәктәбендә пионервожатый, укытучы була. Төп эшеннән соң башкалар белән бергә колхоз эшенә китә, җәмәгать эшләре башкара.

Мария Ивановна 40 ел хезмәт эшчәнлеген балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Ул Базарлы Матак урта мәктәбендә тарих  һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытты. Аның укучылары Мария Ивановнаны олы ихтирам белән искә алалар, “укытучы сәләте Ходайдан бирелгән педагог иде” (учитель по призванию) диләр.

Мария Скворцова туган як тарихын өйрәнү белән шөгыльләнде, шундый түгәрәк алып барды, укучылары белән бергә Базарлы Матак авылы тарихын язды. Ул күп төрле җәмәгать эшләре башкарды, киң карашлы, тирән белемле, принципиаль, кыю, туры сүзле иде.

Мария Ивановна  районыбызның уникаль шәхесе, хәтта ки тере энциклопедиясе, Әлки төбәге тарихын бик әйбәт белүче иде. Аңа районыбызның үткәне турында нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, тулы, төгәл мәгълүмат бирде. Гомеренең азагына кадәр аның хәтере бик әйбәт, зиһене ачык булды.

Мария Скворцова кешеләргә игътибарлы, хәерхаһлы, ярдәмчел, ачык күңелле кеше иде. Ул үзенә дә, бүтәннәргә дә таләпчән, намуслы, гадел булды. Оптимист рухлы иде, аралашырга яратты, һәркем белән уртак тел таба белде.

Мария Ивановнаның вафаты уңаеннан кайгы кичерәбез, балаларының, якыннарының олы хәсрәтен уртаклашабыз.

М.И.Скворцова турындагы якты истәлекләр күңелләребездә озак сакланыр.

 

А.Ф.Никошин, Р.Ә Билалов, И.В.Юсупов, С.Н.Балакирев, Э.Г.Нуруллина, В.Г.Ярославлев, Р.Ә.Хәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев