Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының өлкән сыйныфлар укучылары Бөтенроссия тарих кроссвордын чиштеләр

60 ка якын укучы Бөек Ватан сугышы турындагы фактларны ни дәрәҗәдә белүдә ярыштылар.

Үткән шимбәдә Базарлы Матак авылындагы үзәк китапханәдә “Бөтенроссия тарих кроссворды” акциясе булды. Интеллектуль уен быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды, дип сөйләде “Әлки хәбәрләре”нә китапханә мөдире Ленара Хәмитова.

“Акциядә 60 ка якын кеше катнашты. Аларның барысына да сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителде. Акция уен һәм мавыктыргыч-танып белү төсендә булды. Тарихи кроссоворд  күбрәк квестка яисә интеллектуаль уен-ярышка охшаган иде”,–ди Ленара Хәмитова.

Кроссвордны чишү өчен укучылар мәктәп программасы фактларын гына  файдаланып калмаган, логикаларын да эшкә җиккән. Кроссвордны чишү бер сәгатькә сузылган, уен тәмәмлангач катнашучыларга дөрес җаваплар әйтелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев