Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Н. Дәүли исемендәге гимназия укучысы  Дилә Гатина республика парламент дәресе бәйгесе призеры булды

​​​​​​​Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 8 сыйныф укучысы Дилә Гатина парламент дәресләре кысаларында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән  республика бәйгесе призеры булды.

Республиканың барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре инде ун ел дәвамында үткәрелә. Узган елның көзендә ул ТР Конституциясенә 25 ел тулуга багышланды. Шул уңайдан укучылар арасында  иҗади эшләр бәйгесе дә игълан ителгән иде. Анда безнең район балалары да республикада парламентаризм, Конституция нигезләре турындагы эшләрен юллаганнар. Дилә Гатинаның иҗади эше иң яхшыларның берсе дип табылган. Шушы көннәрдә ул Татарстан Дәүләт Советында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев