Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының П.Хузангай музеенда Муса Җәлил истәлегенә Батырлык дәресе үткәрделәр. Фото

П.Хузангай музеенда бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил истәлегенә Батырлык дәресе үткәрделәр.

Әлеге чарага Хузангай урта мәктәбе укучылары чакырылды. Шагыйрь тормышының төп сәхифәләрен искә төшерделәр, совет солдатының кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы шигырьләрен укыдылар. Муса Җәлил 1941 елда Бөек Ватан сугышына китә, 1942 елда исә әсирлеккә эләгә. Тоткынлыкта ул яшерен оешма төзи, концлагерьда гитлерчыларга каршы агитация алып бара. 1944 елда фашист суды тарафыннан шагыйрь үлемгә хөкем ителә.

Үзе һәлак булса да, шагыйрьнең иҗаты безнең йөрәкләрдә яши. Аның шигырьләре  яшәргә, иҗат итәргә, Ватанны яратырга өйрәтә, чын кеше булырга өнди.

Сүз уңаеннан, үз вакытында музейда Муса Җәлилнең героик тормышын һәм иҗатын өйрәнүче әдипләр Туфан Миңнуллин һәм Рафаэль Мостафин булып киткәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев