Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан хезмәт ветераннары һәм балалар катнашында кичә үткәрелде

Әлки районының С. Лисенков исемендәге туган як тарихы музеенда Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан хезмәт ветераннары һәм балалар катнашында кичә үткәрелде.

Кичәгә район ветераннар советы әгъзалары, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары, Балалар иҗат йорты түгәрәкләренә йөрүчеләр чакырылды.

Музей хезмәткәрләре әлеге бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштырдылар, фильм күрсәттеләр, викторина үткәрделәр. Кунаклар шулай ук  тематик күргәзмәләр белән танышты. Алар өчен музейда экскурсия дә үткәрелде.

Балалар ветераннар чыгышларын игътибар белән тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар. Бу чараның масаты да укучылар һәм яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, аларда Ватанга һәм аның тарихи үткәненә карата ихтирам тәрбияләү иде бит.

Азактан ветераннар чәй өстәленә чакырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев