Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Ташбилге авыл клубын төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша

Ташбилге авылында клубны капиталь ремонтлау буенча эшләр тәмамланып килә.

- Ремонт эшләренең гомуми күләменең 85% ы башкарылды инде. Бинаның түбәсе ясалды, җылылык һәм электр белән тәэмин итү системалары тулысынча алыштырылды, стеналар һәм түшәмнәр ремонтланды. Авыл клубы бинасында тәрәзәләр пластикка алыштырылды, - дип хәбәр итте Әлки район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.

Аның сүзләренә караганда, сәхнәне һәм фойеда идәннәрне ясыйсы калган, кайбер урыннарда ишекләр куелмаган. Шулай ук тиздән бина яны территорияен төзекләндерү эшләре башланачак.

Клубны ачу 2020 елның 10 августында, Әлки районы оешуга 90 ел тулу көнендә планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев