Әлки районының Ташбилге авылында клуб ремонтлана, һәйкәл төзеләчәк
Яңалыклар

Әлки районының Ташбилге авылында клуб ремонтлана, һәйкәл төзеләчәк

Ташбилгенең мәдәният йорты бинасына быел капиталь ремонт ясала. Эшләрне башкару “Строитель и К” оешмасына (җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин) йөкләнгән. Төзүчеләр эшкә кереште дә инде. Алар төзекләндерүне бинаның түбәсен сүтеп, яңадан ябудан башладылар.

Ташбилгедә 9 Май – Җиңү көненә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә һәйкәл төзеп куярга җыеналар. Һәйкәл авылның Үзәк паркында булачак. Проект буенча һәйкәлгә сугышка киткән һәм һәлак булган, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларының исем-фамилияләре язылган мемориаль такта да беркетеләчәк.


Нет комментариев