Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Мулла авылында дүрт фермер бөтен авыл халкын чакырып ифтар ашы үткәрделәр. ФОТО

5 июньдә Татар Мулла авылы фермерлары мәчеттә ифтар ашы үткәрделәр.

Зур булмаган Татар Мулла авылында  дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Фермерлар авыл тормышында бик актив катнашалар. Урам-тыкрыкларны, зират тирәләрен төзек, чиста тотуда зур булышлык күрсәтәләр. Төрле чаралар, өмәләр үткәргәндә башлап йөриләр.

Менә яңарак кына алар авылда яшәүче барлык халыкны чакырып ифтар мәҗлесе үткәрделәр. Анда район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев һәм аның урынбасары Разик хәзрәт Абдуллин да килгәннәр иде. Алар халыкка  вәгазь сөйләделәр, Коръән аятьләре укыдылар. Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов мәҗлескә җыелучыларны Изге Рамазан белән тәбрикләде, тоткан уразаларының кабул булуын теләде.

Ифтарда 70 кә якын кеше катнашты. Алар мул табыннар белән мондый мәҗлес үткәргән өчен фермерлар Фәрит Гыйматдиновка, Рамил Гыйматдиновка, Рәфис Әсәдуллинга, Тәлгать Фәттаховка ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев