Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлморза авылында яшәүче хезмәт ветераны Вазыйх Әһлиуллин 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Киләсе елга ТАССР төзелүнең 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Үзебезнең районның да 90 еллык юбилее булачак. Билгеле, бу тарихи вакыйгаларның үзәгендә – республикабыз, районыбыз кешеләре. Түбән Әлморза авылыннан Вазыйх һәм Клара Әһлиуллиннар – әнә шулай туган җиргә тугрылыклы булып, гомер буе тырыш хезмәтләре белән аны үстерүгә, ныгытуга үз өлешләрен кертеп яшәгән фидакарьләр.

Вазыйх ага белән Клара апа – сугыш елы балалары. Ул чордагы мохтаҗлык-михнәтләрне байтак кичерергә туры килә аларга. 15 яшендә инде үсмер малай Вазыйхны Тумбага урман кисәргә җибәрәләр. Аннан соң армия хезмәтенә кадәр җитештерү артелендә эшли, көпчәкләр ясый ул.
Аларның әтиләре Әһлиулла, инвалид булса да, бик гаярь, булдыклы кеше була. Ун малай, бер кыз үстереп, һәркайсын һөнәрле, эшкә уңган  итеп тәрбияли. Түбән Әлморзаның да 160 йортлы, гөрләп торган чак-лары була ул. “Абыйларны бер-бер артлы йортлар салып башка чыгарды әти.  Авылда халык күп иде бит, өй салырга урын табу авыр иде”,–дип искә ала Вазыйх абый.  Ул 20 ел колхоз пилорамында хезмәт куя. Аннан соң сельпо системасында эшли. Стажы 40 елга тула яза хезмәт ветеранының.
Ә Клара апа тумышы белән Теләче районыннан. Аның әтисе утызмеңче буларак гаиләсе белән Әлки районына сугыштан соң күчеп килә. Тарихтан беләбез, узган гасырның 50 нче еллар башында сәнәгать предприятиеләренең алдынгы эшчеләрен, партия һәм совет хезмәткәрләрен Коммунистлар партиясе авылга икътисадый яктан йомшак һәм артта калган колхозлар белән җитәкчелек итәргә җибәрә. Клара апалар гаиләсе Түбән Әлморзада төпләнеп тә кала.
61 ел элек, быелгыдай буранлы-салкын гыйнвар аенда гаилә корып җибәрүләрен, җитәкләшеп авыл советына язылышырга төшүләрен, заманына күрә туйлар итүләрен  Вазыйх абый белән Клара апа сагыну катыш моңсулану белән искә алалар. Бер-берен яратып, үзара аңлашып яшиләр алар. Клара апа лаеклы ялга чыкканчы сельпода сатучы булып эшли. Салкын кибетләрдә нужаланырга, авыр-авыр капчык-әрҗәләрне байтак ташырга туры килсә дә, бер дә зарланмый ул, халыкка тырышып хезмәт күрсәткән елларын җылы хисләр белән искә ала.
Тату гаиләдә ике малай, ике кыз тәгәрәп үскәннәр. Балаларын да максатчан, тырыш, эш сөючән итеп тәрбияләгән Вазыйх абый белән Клара апа. Һәркайсы төпле белем алган, тормышта үз урынын тапкан. Гаиләләр корып, балалар үстереп, туганлык элемтәләрен нык саклап яшиләр. Шунысы бигрәк тә мөһим: әти-әниләрен һәрдаим кайгыртып, кадер-хөрмәт күрсәтеп тора алар. Өлкәнәйгән көннәрендә бер нәрсәгә дә кытлык кичермәсеннәр, муллыкта, рәхәттә яшәсеннәр дип тырышалар. Шәһәрдә торсалар да, хәлләрен гел белешәләр, һаман кайтып-китеп йөриләр. Чаллыда эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче  уллары Әсхәт туган авылын да кайгыртып яши, биредәге мәчетне дә ул салдырган.
6 февральдә Вазыйх ага Әһлиуллин 85 яшен тутырды. Аңа әле бу яшьне биреп тә булмый, сөбханалла, егетләрдәй төз, дөнья, ил-көн яңалыклары белән кызыксынып яши, йорт-җирдә рәхәтләнеп эшләп йөри ул. Бу атнада аларның җыйнак-матур өйләре кунаклар шау-шуы белән тулыр. Балалары, оныклары яраткан әтиләрен һәм дәү әтиләрен юбилее белән котларга кайтыр. Мондый хөрмәтле яшькә җитеп, балаларың хөрмәтендә яшәү үзе зур бәхет ул!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев