Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының террорлыкка каршы комиссиясендә Ураза бәйрәмен, Сабан туен һәм бердәм дәүләт имтиханнарын хәвеф-хәтәрсез үткәрү турында сөйләштеләр

Террорга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында Ураза бәйрәмен, Сабан туен һәм бердәм дәүләт имтиханнарын имин үткәрү турында сүз барды. Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Чарада район прокуроры Руслан Гыйзәтов, имам-мөхтәсиб Ирек Сәләхиев, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Җәйнең беренче ае күңелле дә, җаваплы да вакыйгаларга бай булачак. 4 июньдә мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтә. 8 июньгә милли бәйрәмебез Сабан туе билгеләнгән. Май азагында башланып киткән бердәм дәүләт имтиханнары июнь буе дәвам итәчәк.

Күп кеше катнашында узачак әлеге вакыйгаларда иминлекне тәэмин итү чаралары турында утырышта  район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин бәян итте. Бәйрәмнәрдә, мәдәни чараларда җәмәгать тәртибен бозуга юл куймас өчен хокук сакчылары көчәйтелгән режимда эшләячәк. Мәчетләрдә гает намазлары вакытында, Сабан туенда аларның кизү торуы оештырыла.

Авыл халкы күмәкләп бәйрәмдә ял иткәндә торак пунктларда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү дә бик мөһим. Бу хакта янгын-коткару часте отряды начальнигы Дмитрий Романов искәртте. Ут-күз чыккан очракта кешеләргә хәбәр бирү өчен  тавышлы сигнализация чараларының төзеклеген тәэмин итәргә, су сиптерү техникасының эшкә сәләтлелеген, шулай ук су башняларында су алу җайланмаларының булуын җентекләп тикшерү зарур.

Авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләләрне контрольгә алырга, Сабан туе һәм Ураза бәйрәмендә авылларда җаваплы кешеләр билгеләргә тиешләр.

Террорга каршы комиссия утырышында бердәм дәүләт имтиханнары вакытында мәгариф учреждениеләренең, шулай ук мәктәп яны һәм балалар савыктыру лагерьларының хәвефсезлеген  тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов һәм Яңа Салман мәктәбе директоры Альберт Мәхмүтов чыгышлары тыңланды. Мәгариф учреждениеләре һәм балалар ялы объектларының иминлеген полиция хезмәткәрләре һәм мәктәпләр вәкилләре саклаячак. Имтиханнар вакытында һәм лагерьларда медицина персоналының кизү торуы да оештырыла.

Билгеле, күмәк чаралар вакытында да, көндәлек тормышта да иминлегебезне тәэмин итү өчен һәркайсыбызның уяу, сак, игътибарлы булуы, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәве бик мөһим.

Люция Низамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев