Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының тугыз укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадалары призерлары булды

Районыбызның тугыз укучысы “Олимпка юл” республика олимпиадалары призерлары булды.

Иске Матак урта мәктәбе укучылары Злата Ермолаева (7 класс) һәм Алия Хисмәтова (8 класс), Базарлы Матак урта мәктәбеннән Камил Мәхмүтов (11 класс) физика буенча фән бәйгесе җиңүчеләре булды.

Базарлы Матак мәктәбе укучылары Камил Мәхмүтов һәм Алсу Мәхмүтова (6 класс) математикадан бик әйбәт белемнәр күрсәттеләр.

Химия олимпиадасында Чуаш Кичүе мәктәбенең 8 класс укучысы Максим Барабанов, Яңа Салман мәктәбеннән Регина Юсупова (10 класс) һәм Базарлы Матак мәктәбеннән Илүзә Гарипова (11 класс) призерлар булдылар.

Базарлы Матак мәктәбенең 9  сыйныф укучысы Эльвина Алиева исә татар теле (рус телле балалар арасында) олимпиадасында җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев