Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының ун авылында гидропостлар елга-буаларда суның күтәрелүен күз уңында тота

Кояшлы яз килү сөенеч булса да, кайберәүләр аны шөбһәләнебрәк көтте. Быел кар күп булды, ташу сулары зыян салмасмы, дип шикләнделәр.

Әлегә барысы да имин, зур сулыклар булган  авылларда да су басулар күзәтелми.

Район гражданлык сагы идарәсе  җитәкчесе Лилия Гайфуллина да моны раслады:

-Әлегә һава торышы безнең өчен уңай тора. Көндез кояшлы, җылы, ә төннәрен салкын. Эрегән кар суы җиргә сеңеп бара. Елга- буаларда суның артык күтәрелүе күзәтелми. Шулай да барлык саклык чаралары күрелә. Район сулыкларында 10 вакытлыча гидропост булдырылды. Кизү торучылар көн саен безгә суның күтәрелү дәрәҗәсе турында хәбәр итеп торалар, -ди ул.

Вакытлыча гидропостлар Кече Чирмешән елгасында( Иске Алпар, Иске Камка, Чуаш Кичүе, Түбән Әлморза, Каракүл авылларында), Актай елгасында (Базарлы Матак, Карга авылларында), шулай ук Кошки, Яңа Чаллы авыллары буаларында куелган.

-Язгы ташу белән бәйле су басу ихтималы һәрдаим игътибар үзәгендә. Бу мәсәлә гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышларында каралды, авылларда җыеннар, шулай ук тренировкалар үткәрелде. Ташу чама белән ике атнадан булыр дип көтелә. Моңа бездә көч һәм средствалар әзер. Зарурлык туганда югары дәрәҗәдәге әзерлек режимы кертеләчәк,-дип сөйләде безгә Лилия Гайфуллина.

Бу җәһәттән без Иске Камка авылындагы хәлләрне дә белештек. Кече Чирмешән буенда утырган бу авылда елның елында берничә урам язгы ташу сулары белән бүленеп кала.

-Авылыбызның Тегермән, Чирмешән, Түбән урамнарындагы 37 йортны су басу куркынычы бар. Аларда 78 кеше яши,-ди авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров.-Әлегә Чирмешәндә су 50-60 сантиметрга гына күтәрелде. Ә кырларда кар күп әле, аның 30 процент чамасы гына эреде. Көннәр җылытып җибәрсә, елга 3-4 сәгать эчендә күтәрелеп, су урамнарга керергә мөмкин. Шуңа вәзгыятьне гел күз уңында тотабыз.

Авылда  су басу очрагына әзерлек чаралары күрелгән. Әлеге мәсьәләләр хакында авыл җыенында да җентекләп сөйләшкәннәр. Җирлек башлыгы әйтүенчә, су басу куркынычы булган йортларның зур күпчелеге (33е) иминиятләштергән. Гомумән, Иске Камкада язгы ташуны хәвеф- хәтәрсез үткәреп җибәрергә өметләнәләр.

Камкалылар ташуның файдалы да булуына инанган. Язгы сулар жәелгән үзәнлекләрдә печән күкрәп үсә, диләр.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев