Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Баллыкүл авылы ул-кызларын җыйды

Узган атнада Яңа Баллыкүлдә шаулап-гөрләп авыл көне узды. Бәйрәм заманында алма бакчасы булган, хәзер паркка әйләнгән бик матур урында үтте.

Фоторепортаж

Яңа Баллыкүл Иске Салман авыл җирлегенә керә. Бәйрәмне дә башлыча җирлек җитәкчесе Фәнил Җәләлетдинов оештырды. Бәйрәмгә шушы авылда туып үскән, хәзер төрле якларда яшәгән кешеләр күп кайткан иде. Алар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләр әйттеләр, алып кайткан күчтәнәчләрен бирделәр.

Көне буе барган концерт һәм уеннар, конкуслардан соң якташлар күл буенда корылган өстәлләр артында рәхәтләнеп аралашып утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев