Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Үргәгар авылы чисталык-төзекләндерү буенча район бәйгесе җиңүчесе булды

Яңа Үргәгар авылы районның иң төзек һәм күркәм торак пункты дип табылды.

 

Санитар-экология икеайлыгы уңаеннан оештырылган бәйге нәтиҗәләре район Сабантуенда игълан ителде. Бәйге комиссиясе  Яңа Үргәгарне чисталык һәм төзекләндерү эшләре иң күп башкарылган авыл дип тапкан. Биредә быел ял паркы булдырдылар. Анда балалар өчен уен мәйданчыгы, таганнар, таучык ясаганнар, матур эскәмияләр урнаштырганнар, фонарьлар куйганнар. Барысы 99 мең сумлык эш башкарылган. Авыл кешеләре урамнарны, йорт тирәләрен чиста тотарга тырышалар, агачлар утырталар, чәчәкләр үстерәләр. Тиздән авыл көне үткәрергә дә җыеналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев