Әлки районының яшь эшмәкәрләрен Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыралар
Районыбыз яшь эшмәкәрләренең Россия күләмендә танылу, бизнес алып бару буенча яңа белемнәр һәм тәҗрибә эстәү мөмкинлеге бар.
Моның өчен “Россиянең яшь эшмәкәре” Бөтенроссия конкурсында катнашырга кирәк. Быел Татарстан Икътисад министрлыгы республикада бәйгенең региональ этабын үткәрә. Җиңүчеләр федераль этапта катнашачак. Конкурста 14 тән 30 яшькә кадәрге актив эшмәкәрләр катнаша ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев