Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь рәссамнарына Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Булат Гильванов осталык дәресләре бирде

Район хакимияте чакыруы буенче безгә күренекле рәссам, Россия рәссамнары берлеге әгъзасы, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Гильванов килде һәм матур итеп рәсем ясарга өйрәтергә теләгән балаларга осталык дәресләре бирде.

Бу очрашу ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган “Кече Ватаным образлары” проектын гамәлгә ашыру йөзеннән үткәрелде. Рәссам Булат Гильванов Балалар иҗаты йортында шөгыльләнүче укучылар белән башта шушы бинада, аннары Актай буенча чыгып осталык дәресе бирде – балаларга рәсем сәнгате серләрен ачты.

Бүген рәссам һәм укучылар Әхмәт авылы янындагы табигать һәйкәле саналучы Аккош күленә, сазлыкка барырга, анда яшәүче һәм үсүче сирәк очрый торган җанварларны, кәрлә каен кебек агач-куакларны рәсемгә төшерергә җыеналар.

Булат Гильвановны Актай ярында бик күп еллар үсеп утырган, күптән түгел әллә җил-давылдан, әллә картаюдан дүрт өлешкә аерылып авып төшкән мәгърур тал да кызыксындырган. “Мин аның сурәтен ясаячакмын”,–диде илһамланган рәссам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев